Пиротехниканы санкцияләнмәгән урыннарда куллану нәтиҗәсендә 4 кеше тән җәрәхәтләре алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 24 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Казанда 26 янгын чыккан, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35,8% кимрәк. Казанда янгынга каршы махсус режимның ничек узуы турында гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә Казан шәһәре территориясендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр территориясендә пиротехника әйберләрен эшләтеп җибәрү өчен 4 мәйданчык оештырылды, аларда коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр кизү торды, күп кенә казанлылар рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверкалар атты. Нәтиҗәдә, яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехниканы рөхсәтсез кулланудан 4 кеше зыян күргән, алар арасында – бер бала.
"Профилактик чаралар нәтиҗәсендә Казанда бәйрәмнәр гадәттән тыш хәлләрсез узды, планлаштырылган чараларны тәэмин итү буенча куелган бурычлар тулы күләмдә үтәлде", - дип нәтиҗә ясады Ф.Тимерханов.