Яңа парковка шәһәрнең Яңа Савин районында пәйда булды
Фото: Денис Гордийко
144 машина урынына исәпләнгән яңа парковка Яңа Савин районындагы А.Козин урамында (А.Козин урамындагы 2 нче һәм 8 нче йортлар буйлап) оештырылды. Парковка урыныннан файдаланган өчен түләү күләме сәгатенә 30 сумны тәшкил итәчәк.
Шулай ук реестрга кертелгән үзгәрешләр нигезендә Т.Миңнуллин урамында урнашкан парковкадагы (так як, Островский урамы белән кисешкән урыннан Тихомирнов урамына кадәр) машина урыннары саны 37 дән 11 гә кадәр киметелде.
Н.Ершов урамында да (җөп як, Н.Ершов урамындагы 8 нче йорт буйлап) автомобиль кую урыннары 22 дән 16 га калды.
Бүгенге көндә муниципаль парковкаларда барлыгы 9643 машина урыны бар.