Ике көн эчендә шәһәрдә пассажирлар агымы узган атна белән чагыштырганда 4%-ка арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казанда маршрутларга чыга торган җәмәгать транспорты берәмлекләре саны 10%-ка арткан. Мондый карар шәһәрдә система барлыкка китерә торган предприятиеләр үз эшләрен торгыза башлау белән бәйле кабул ителде, бу пассажирлар агымының артуында чагылыш тапты.
Ике көндә - 6-нчы һәм 7-нче апрельдә - Татарстан башкаласында пассажирлар агымы узган атна белән чагыштырганда 4%-ка арткан. Мониторинг даими рәвештә пассажир ташучылар белән бергә Транспорт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.
Шул ук вакытта пассажирлар агымы гадәти көндгеә пассажирлар саныннан элеккечә 20%-тан артмый, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында. Шуңа күрә хәрәкәт интерваллары әлегә зурайтылган хәлдә калачак.
Автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар хәрәкәтенең төгәл җәдвәлен тукталышларда һәм Hubb «Яндекс.Транспорт» мобиль кушымталарында һәм электрон таблодан белергә була.
Транспорт предприятиеләрендә коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары дәвам итә. Барлык автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрополитен поездларында төнлә салоннарны эшкәртү эшләре алып барыла. Төшке аш вакытында кондуктор 10 минут дәвамында салонны җилләтә һәм өстәмә рәвештә тоткаларны һәм утыргычларны эшкәртә.
Метрополитенда смена дщвамында 4 тапкыр эскалаторларны, станцияләрнең пассажир зонасын, вагоннарны, тикшерү җиһазларын, платформада мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм терминаллар өчен күтәртү җайланмаларын яхшылап чистарталар. Эскалаторларда тоткаларны эшкәртүгә, жетоннар сату автоматларын дезинфекцияләүгә аерым игътибар бирелә. Метро станцияләренең касса залларында хезмәткәрләр һәм пассажирлар өчен кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү мөмкинлеге оештырылган.