В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь казанлылар өстәл уеннарында катнаша, сабын куыклары тамашасын карый һәм китап өчен кыстыргычлар ясый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). «Балачак салават күпере» программасы белән 1-нче июньдә Кремль яр буенда Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр.
Үзәк аллеяда 13.00 сэгатьтән өстәл уеннары белән уен мәйданчыгы ачылачак. Шул ук вакытта сәнгать аллеясында «Балачакка кечкенә сәяхәтем» дип аталган җәйге укулар башланачак. Биредә яшь китап сөючеләр яраткан әкиятләрен, балалар хикәяләрен һәм шигырьләрен сәнгатьле укуда үзләрен сынап карый алачаклар.
15.00 сәгатьтә пирста «Балачак планетасы» дигән бәйрәм концерты башланачак, анда кунаклар балалар коллективларының иҗади номерларын һәм сабын куыгы тамашасын күрә алачак. Концертның матур дәвамы булып аниматорлар, конкурслар һәм призлар белән балалар дискотекасы торачак.
Балалар аллеясында 17.00 сәгатьтә барлык балаларны Папа Карло көтәчәк, ул кызыклы тарихлар сөйләячәк һәм әкиятләр укыячак.
18.00 сәгатьтә «Кремлик» балалар клубы барлык теләүчеләрне китаплар, чәчәкләр һәм башка күп төрле әйберләр ясау буенча мастер-классларда катнашырга чакыра, дип хәбәр итә оештыручылар.