В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәдә иконалар, рухи әдәбият, монастырь һәм фермер ризыклары тәкъдим ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Казан Богородицкий ир-атлар монастыре мәйданында «От покаяния к воскресению России» күргәзмә-ярминкәсе эшли. Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада Рус православие чиркәвенең зур храмнары һәм монастырьлары катнаша.
Ярминкәдә изге иконалар, рухи әдәбият; приходларда һәм монастырьларда эшләнгән сувенирлар һәм бүләкләр, монастырь һәм фермер ит һәм сөт продуктлары, шулай ук предприятиеләрдә җитештерелгән товарлар – затлы ризыклар, киндердән һәм йоннан эшләнмәләр, сыйфатлы текстиль һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә мәйданчыклары эше мәдәни-агарту программасы белән үрелеп бара. Казан Богородицкий монастыре территориясендә күргәзмә проектында катнашучы мәхәлләләр һәм монастырьларның тарихы турында сөйләүче мәгълүмати-агарту стендлары урнаштырылган. Көн саен күргәзмәнең эш сәгатьләрендә территориядә иҗат коллективлары чыгышлары, халык кәсепләре буенча мастер-класслар һәм чиркәү каллиграфиясенә багышланган презентацияләр уза.
Күргәзмә-ярминкә 28-нче майга кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. 28-нче май көнне ярминкәгә10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр килергә була. Керү ирекле, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.