В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автоном йөрүле МАЗ-303Т20 моделе смартфоннарны зарядка җыйдыру өчен розеткалар, кондиционер һәм антивандаль тышлы креслолар белән җиһазландырылган.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Казан 25 яңа троллейбус сатып алды, аларны линиядә шәһәр көненә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Электр транспортының өстенлекләре арасында экологиклык, югары маневрлылык һәм йөрешнең иплелеге, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
«Сбербанк лизинг» АҖ белән Минск автомобиль заводында җитештерелгән МАЗ-303Т20 троллейбусларын китерү буенча килешү төзелгән. Китерү вакыты 180 көн тәшкил итә.
Троллейбус кузовы заманча түбән идәнле МАЗ-303 автобусы базасында җыелган. Биек пыялалар аркасында яхшы күренә. Күп кенә тышлык детальләре пыяла-пластик һәм алюминийдан эшләнгән, аларны зур булмаган зыян килгән очракта аерым-аерым алыштыру җиңел.
Мотор бүлеге шахтасы булмау сәбәпле, салонда урыннар саны 90 га кадәр арттырылган. Аларның 34 е – утыру өчен, шул исәптән 14 е түбән идәндә урнашкан. Троллейбус хәрәкәтен контакт челтәрдән башка дәвам итә һәм автоном рәвештә 2 км кадәр бара ала.
МАЗ-303Т20 моделе заманча дизайнга ия, смартфоннарны зарядка җыйдыру өчен розеткалар, кондиционер һәм антивандаль тышлы креслолар белән җиһазландырылган. Идәннең түбән булуы пассажирлар өчен шулай ук уңайлы.
Яңа троллейбуслар сатып алуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин ярдәм күрсәттеләр. Шулай итеп, троллейбуслар паркы тулысынча яңартылачак.