Җәйгә китапларны 80 нәшрият тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). 15-нче һәм 16-нчы майда Казанның «Черек күл» паркында «Смена» заманча мәдәният үзәгенең унберенче китап фестивале узачак. Илнең иң зур әдәби фестивальләренең берсендә әдәби яңалыклар белән танышырга, кызыклы лекцияләр тыңларга һәм китап сатып алырга мөмкин булачак.
Җәйгә китапларны 80 нәшрият тәкъдим итәчәк. Ярминкәдән тыш «Смена» фестивале – масштаблы белем бирү программасы да: лекцияләр, дискуссияләр, иҗади очрашулар. Биредә илебез һәм дөнья мәдәниятендә, гуманитар фәннәрдә һәм әдәби дөньяда барган иң якты вакыйгалар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Шунысы игътибарга лаек, программага бөтен гаилә өчен дә чаралар – балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус белем бирү мастер-класслары кертелгән.
Быел фестивальдә Швеция иле кунак буларак катнаша. Кунаклар бу ил һәм аның мәдәнияте белән лекцияләр һәм дискуссияләрдә катнашачак язучылар ярдәмендә якыннан таныша алачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фестивальгә керү бушлай. Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе ярдәме белән «Живой город» фонды һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Узган июнь аенда «Смена» китап фестивалендә 16 мең кеше булды, дип хәбәр итәләр Заманча мәдәният үзәгендә.