Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2023, 12:25

Китап ярминкәсе, комикс-клублар һәм лекцияләр: ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итәчәк

Чараларга керү бушлай.

Фото:  Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). 2 нче апрельдә ТР Милли китапханәсе Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Кунаклар өчен бушлай программа әзерләнгән, анда китап ярминкәсе, лекцияләр, күргәзмә ачу һәм башка чаралар кергән.

11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр яшүсмерләр залында «Китаплар илендә хөррият» комикслар лабораториясе эшләячәк. Кунакларны комикс язу, бизәү һәм чыгару буенча интенсив көтә. Катнашу өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.

11:30 сәгатьтә универсаль залда «Субъектлар» иллюстрацияләре күргәзмәсе ачылачак, анда 2022 елда «Морс» халыкара китап иллюстрациясе фестивале җиңүчеләренең шорт-листын, шулай ук Татарстан һәм Бурятия катнашучыларының эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр күргәзмә залында заманча китап иллюстрациясе һәм визуаль әдәбият трендларына багышланган ачык очрашу узачак. Спикерлар – «Морс» фестивале директоры Анна Чефранова, рәссам Гүзәл Гарипова һәм иллюстратор, китап дизайнеры Соня Лигостаева.

12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр теләүчеләр балалар комикс-клубына бара алачак, анда «Вишенка көндәлекләре» француз комикслары турында фикер алышачаклар. Ә 13:30 сәгатьтә күргәзмә залында үзебезнең ил комиксларын тикшерүче һәм коллекционер Илья Сергеевтан «Безнең комикслар. ХХ гасыр. Совет комиксларының тарихы, авторлары һәм персонажлары» лекциясе башлана.

15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Француз комикслары китап клубында Аньес Мартен-Люганның «Бәхетле кешеләр китап укыйлар һәм кофе эчәләр» график романы турында фикер алышачаклар.

Шулай ук 1 нче апрельдә үк холлда төрле нәшриятлардан китап ярминкәсе ачылачак, ул 2 нче апрельгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Барлык чараларга да керү ирекле. Катнашу өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Барлык яңалыклар