Трансляция КНИТУ-КАИның вконтактедагы рәсми төркемендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). 12-нче апрельдә КНИТУ-КАИның ачык ишекләре көне узачак. Абитуриентлар югары уку йорты институтлары һәм факультетлары белән таныша, бакалавриатка һәм магистратурага керү шартлары турында аңлатмалар ала алачак.
Трансляция 10.00 сәгатьтә КНИТУ-КАИның вконтактедагы рәсми төркемендә узачак. Абитуриентлар сорауларны Google формасы ярдәмендә, шулай ук туры эфир вакытында алдан бирә алачак, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
КНИТУ-КАИ онлайн режимда ачык ишекләр көненең беренчесен февральдә уздырган. Трансляцияне 30 мең тапкырдан артык тапкыр караганнар. Эфир вакытында абитуриентларга 2020 елгы кабул итү кампаниясе турында сөйләделәр, KAI.CARE га ярдәм программасын тәкъдим иттеләр, «КАИ-Олимп» лабораторияләре һәм спорт комплексы буенча экскурсия үткәрделәр, шулай ук укучылар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирделәр.