Басмада татар халкы тарихының төп вакыйгалары турында сөйләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). «Татар дөньясы» китабы ТАССРның 100 еллыгы сайтында басылып чыкты. Басмада татар халкы тарихының төп вакыйгалары турында сөйләнә.
Әсәрне төзегәндә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кулланылган. Авторлар аеруча матур иллюстрацияләргә, картографик материалларга, репродукцияләргә һәм уникаль документлар һәм вакыйгалар фотосурәтләренә аерым игътибар биргәннәр.
Әсәр дүрт өлешкә бүленгән: «Тарих һәм заманчалык», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат».
Идел Болгарының төзелүе, Җучи Улусының (Алтын Урда) һәм урта гасыр татар дәүләтләренең төзелүе, татар-мөселманнарны Россия дәүләте составына кертү, татар мәдәниятен яңарту һәм формалаштыру, дәүләтчелекне милли автономия рәвешендә кайтару һәм совет модернизациясе аеруча ачык чагылыш тапкан. Моннан тыш, монда милли мәдәният нигезләре турында да сөйләнелә. Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре һәм йолалары, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәм күнекмәләре һәм тәҗрибәсе буларак тәкъдим ителә.
Китап бүлекләре сайтның ике тел версиясендә шул ук исемдәге бүлекләрдә урнаштырылган. Әсәрнең төп нөсхәсе 2019 елда «Заман» нәшриятында бастырылды, дип хәбәр ителә ТАССРның 100 еллыгы сайтында.