Чара «Әкият» курчак театры янындагы скверда булачак, анда бу вакытта «Культуру не отменишь» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Китап бәйрәмендә La Primavera Казан камера оркестры, татар шагыйрьләре – Рифат Сәлахов, Йолдыз Миңнуллина, Камилә Латыйпова һәм башкалар, шулай ук «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова чыгыш ясаячак.
Фестивальдә мастер-класслар оештырылачак, аларда барлык теләүчеләр китап кыстыргычы, буклет яки открытка ясый алачак. Шәһәр халкы тәгәрмәчле китапханәдә иң яхшы басмалар белән танышачак, җәйге уку залында шулай ук китаплар һәм журналлар тәкъдим ителәчәк. Фестивальгә буккроссинг кысаларында башкалар белән алмашу өчен үз китапларың белән килергә мөмкин булачак. Моннан тыш, нәшриятларның продукцияләрен күргәзмә-сату узачак.
Фестивальгә килүче нәниләр «Балалар мәйданчыгы» аллеясында уйный алачаклар. Аларны интеллектуаль уеннар, балалар әкиятләрен рольлләргә бүлеп уку, әдәби викториналар һәм квестлар белән интерактив программа көтә.