Казанда «Горводзеленхоз» тресты МУП белгечләре күпьеллык үсемлекләрне кышкы сезонга әзерлиләр. Чәчәк түтәлләренә агрономик сүс һәм ылыслы ботаклар салалар.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, эшләр Ирек мәйданында, Касаткин, Декабристлар һәм Чистай урамнарында, Горький паркы һәм «Әкият» курчак театры янында башкарылган.
Бу тамырны туңудан сакларга, шулай ук зәгыйфь өске өлешен кышкы кояштан саклап калырга мөмкинлек бирә. Файдаланыла торган материал уңайлы микроклимат тудыра.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә, кыш алдыннан Казан паркларында һәм скверларында белгечләр агачларны кискәннәр, кайбер кече архитектура җиһазларын саклауга алып киткәннәр һәм җәмәгать урыннарында шугалакларны җәю өчен ясалма сулыкларны киптергәннәр. Эшчеләр шулай ук Яңа ел бәйрәменә паркларны һәм скверларны бизәүгә керештеләр.