Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2023, 14:49

Клава Кока, Jony һәм Kristina Si Казанда Шәһәр һәм республика көнендә чыгыш ясаячак

30 нчы августта узачак төп чаралар турында – KZN.RU материалында

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). Иртәгә Казан Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итәчәкләр. Традиция буенча, 30 нчы августта чаралар бер үк вакытта берничә мәйданчыкта узачак, төп мәйдан «Казан» гаилә үзәге каршында булачак. Хедлайнерлар арасында Клава Кока, Jony, Kristina Si һәм татар эстрадасы йолдызлары бар. Бәйрәм турында тулырак мәгълүмат, шул исәптән хәрәкәтне һәм транспорт эшен чикләү – KZN.RU белешмәлегендә.

Нокса янындагы паркта, «Казан» гаилә үзәге мәйданында һәм Кабан күле яр буендагы концерт программалары

Шәһәр һәм республика көнен ТР башкаласының Мактаулы гражданнарын хөрмәтләү чаралары ачачак. Ратушада шәһәрлеләрнең казанышлары билгеләп үтеләчәк, аларга федераль, республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылачак.

Шуннан соң Маяковский урамындагы 19 нчы йорт фасадында 1983-1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булган Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак. Аны урнаштыру идеясе белән Татарстан Дәүләт Советы чыгыш ясады. Истәлекле композиция авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Тимофей Тюрин. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана.

30 нчы сентябрьдә Нокса елгасы яр буенда «Свтелая долина» торак комплексында парк ачылачак. Бәйрәм кунакларын ТРның атказанган артистларыннан, Казан шәһәр филармониясе солистларыннан, Совет районы һәм «ЙОЛО» ВИА иҗат коллективларыннан концерт көтә. Моннан тыш, паркта балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен күрсәтәчәкләр.

Балалар мәйданчыгында һәм йөрү зонасында «Казанны барыбыз бергә ясыйбыз» дәресе узачак. Шулай ук биредә квест-уен узарга һәм фотозонада үз шәһәреңә мәхәббәтеңне белдерергә мөмкин булачак.

Парк остаханәсендә балалар өчен линер һәм акварель белән кәгазьдә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәреләчәк, ә экстрим-зонада тренер Виталий Константинов самокатта йөрү куркынычсызлыгы турында сөйләячәк. Барбекю зонасында мастер-класста өстәл сервировкасы нигезләрен белергә һәм декорация идеяләре белән илһамланырга мөмкин булачак.

Паркта бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Горький паркы төп спорт бәйрәм мәйданчыгы булачак. Биредә җиңел атлетика кроссы, шахмат буенча турнир, спорт ориентирлашуы һәм шәһәр спорты буенча ярышлар оештырыла.

ТР Рәисе чакыруы буенча Казанга Олимпия чемпионы Евгений Плющенко командасы киләчәк. Якыннары хәзер махсус хәрби операциядә булган гаиләләр өчен «Татнефть Арена»да «Чемпионнар берлеге» тамашасы үткәреләчәк. Бозга Россиянең танылган фигуристлары чыгачак.

«УРАМ» экстрим-паркы яшьләр өчен бәйрәм мәйданчыгы булачак. Биредә 10:00 дән 22:00 гә кадәр урам культуралары фестивале узачак. Kristina Si, ЛАУД һәм THE DAWLESS төркемнәре, шулай ук КАССЕТА солисты аның хедлайнерлары булачак. Экстрим-паркта самокат, скейтборд, паркур буенча ярышлар узачак, ә стритбол кырында 3х3 баскетбол буенча турнир үткәрелә. Барлык стиль биючеләре өчен оештыручылар яңа форматтагы баттллар әзерләгәннәр – традицион All Styles номинациясеннән тыш, үзеңне скейт белән перформанста сынап карарга мөмкин булачак.

12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Милли кием» халык костюмы фестивале ачыла. Аңа теләгән һәркем кушыла ала. Программада милли айдентика белән эшләүче дизайнерлар һәм брендлар маркеты; милли аксессуарлар булдыру буенча мастер-класслар; милли киемнәр модасын күрсәтү; костюмнар һәм аксессуарларга багышланган экскурсияләр игълан ителгән. Чара «Тукай Казанга кайтты...» авторлык спектакле белән тәмамланачак.

Шулай ук Камал театрыннан төшү юлында танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе ачылачак.

Г.Камал театры каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале була. Аннан соң «Уйнагыз, гармуннар! – Играй, гармонь!» республика конкурсында катнашучыларның флешмобы башланачак. Музыкантлар һәм артистлар колоритлы костюмнарда гармун һәм курай аккомпанементы астында халык җырларын башкарачаклар һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 нче Май мәйданына кадәр узачаклар.

Казан Кремле территориясендә «Дәртфест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак, анда яшь Татарстан музыкантлары, шул исәптән миллионлы блогер Раил Арысланов («Хижина Музыканта») һәм Марат Яруллин чыгыш ясаячак. Шулай ук мәйданчыкта осталар ярминкәләре эшләячәк һәм татар милли киемнәренең мода күрсәтүләре узачак. Фестивальгә бөтен гаилә белән килергә мөмкин – Кремль территориясендә балалар мәйданчыгы да оештырыла. Анда «Апуш» татар театр студиясе тәрбияләнүчеләре, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале коллективлары һәм башкалар чыгыш ясаячак. Фестиваль 12:00 сәгатьтә башлана.

14:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Программада: ат чабышлары һәм заездлар, сәнгать осталарыннан концерт.

19:30 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры оештырган «Казан көзе» ачык һавада традицион опера фестивале башланачак. Кичәдә Россиянең атказанган артисты Агунда Кулаева һәм Зур театр солисты Алексей Татаринцев башкаруында классик әсәрләр яңгыраячак.

«Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә генерал-майор Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Россия милли гвардиясе гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән башлана, шуннан соң «Ак Барс» хоккей командасының яңа составын тәкъдир итү планлаштырыла.

18:00 сәгатьтә программаны Казан шәһәр филармониясе солистлары Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова дәвам итәчәк. Концертның хедлайнерлары Клава Кока һәм Jony булачак. Соңгысының чыгышы – «Ак Барс» хоккей клубының шәһәргә бүләге.

22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә музыкаль фейерверк ата башлаячак. Музыканы ишетер өчен, тамашачыларга 91,5 «Болгар радиосы» FM-дулкынына тоташырга кирәк булачак. Трансляция «Яңа гасыр» телеканалында планлаштырылган.

Автобуслар һәм троллейбуслар 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк

30 нчы августта автобуслар һәм троллейбуслар 23:30 сәгатькә кадәр көчәйтелгән режимда йөриячәк – маршрутларда күчмә состав һәм рейслар саны артачак. Шулай ук салют карарга һәм өйгә уңайлы кайтырга теләүчеләр өчен махсус автобуслар биреләчәк. Алар пассажирларны түбәндәге урыннарда көтәчәк:

Сәетгалиев урамы юнәлешендә ЦУМ янында;

Декабристлар урамы юнәлешендә «Энергетика университеты» тукталышында;

Кремль дамбасы юнәлешендә «Яшьләр үзәге» тукталышында;

Батурин урамы юнәлешендә «Цирк» тукталышында;

Кремль дамбасы һәм Тукай мәйданы юнәлешендә «Үзәк стадион» тукталышында.

Метрополитен 00:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, метрода йөрүче поездлар саны артачак, ә аларның хәрәкәт интервалы кыскартылачак.

Шулай ук Шәһәр һәм республика көнендә Казан – Аэропорт – Казан юнәлеше буенча өстәмә электричкалар йөриячәк.

Транспорт хәрәкәтен чикләү үзәк урамнар участокларына кагылачак

Чаралар уздыру белән бәйле рәвештә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:

28 нче августның 20:00 сәгатеннән 31 нче августның 11:00 сәгатенә кадәр Ш.Мәрҗани (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), К.Насыйри (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), З.Солтан (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) урамнары буенча;

30 нчы августның 7:00 сәгатеннән 31 нче августның 18:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә, Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, Батурин урамындагы Меңьеллык мәйданыннан төшү юлында.

Шулай ук ихтыяҗ булса хәрәкәт башка участокларда да чикләнәчәк, тулырак сылтама буенча материалда таныша аласыз. 30 нчы августта муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.

Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә иминлекне 1,5 меңләп полиция һәм милли гвардия гаскәрләре, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре күзәтәчәк. Бәйрәм мәйданчыкларында контроль-үтү пунктлары оештырыла, ә ЮХИДИ вәкилләре автотранспорт парковкасы буенча ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 30 нчы август – эшләми торган бәйрәм көн. Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, Россиядә 29 нчы августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Барлык яңалыклар