Концертлар С.Сәйдәшев исемендәге залда һәм Лютеран чиркәвендә узачак.
Фото: La Primavera оркестры матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь). 5 нче декабрьдә Казанда VIII «Абязов-фестиваль» старт ала. Быелгы концертларның темасы – классик һәм классик булмаган жанрлар.
Тыңлаучылар алдында сопрано Анна Половинкина һәм Евгения Афанасьева, меццо-сопрано Маргарита Калинина һәм Россия башкаласыннан флейтада уйнаучы Ирина Стачинская, Мәскәү синодаль хоры һәм Казан музыкантлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә La Primavera камера оркестры матбугат хезмәте.
Беренче концерт 5 нче декабрьдә – Лютеран чиркәвендә, 7 нче һәм 9 нчы декабрьдә С.Сәйдәшев залында узачак. Музыкаль программа 18:30 сәгатьтә башлана, керү билетлар буенча башкарылачак.
La Primavera Казан камера оркестры «Абязов-фестиваль»не ике елга бер тапкыр үткәрә. Чара беренче тапкыр 2003 елда узды. Бу вакыт эчендә анда скрипкачы Ирина Бочкова, Миша Пятигорскийның Израиль джаз-триосы, Дмитрий Покровский ансамбле, «Индалусия» һинд-поляк ансамбле, «Туран» казах ансамбле, HUUN-HUUR-TU төркеме, Санкт-Петербургтан Арсен Григорян һәм Гудимир, Николай Арутюнов һәм Qourum төркеме, «Волга-Волга», With төркемнәре һәм башкалар катнашты.