В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зиратларда һәм алар янындагы территорияләрдә җәмәгать тәртибен саклауны полиция хезмәткәрләре башкарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Казанда зиратларга баруны тыю гамәлдә кала бирә. Чикләүләр иртәгә, 28-нче апрельдә, Үлгәннәрне искә алу (Радоница) православие бәйрәмендә дә гамәлдә булачак. Коронавирурус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында шәһәр халкына җирләү урыннарына йөрүдән баш тартырга киңәш итәләр.
Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсендә хәбәр итүләренчә, зиратларда һәм алар янындагы территорияләрдә җәмәгать тәртибен саклауны бу көнне полиция хезмәткәрләре башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 11-нче апрельдән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр шәһәр зиратлары килүчеләр өчен ябык булачак.