В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект кысаларында шәһәрлеләргә мультфильм күрсәтәчәкләр
Бүген Иске Татар бистәсендә «КиноЧәршәмбе» проекты кысаларында бушлай кичке кино күрсәтү узачак. Казанлыларга «Великолепная пятерка» мультфильмын күрсәтәчәкләр.
Кино кичәсенә теләгән һәркем кушыла ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Кино күрсәтү Каюм Насыйри ур., 26 адресы буенча узачак. Башлану вакыты – 18:00 сәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, 22 июнь көнне «Черек күл» паркында «Моабит дәфтәре» музыкаль-шигъри перформансы узачак. Казан театрлары актерлары, биюче-перформерлар, Yummy Music Band вокалистлары һәм музыкантлары шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил шигырьләрен драма сәнгате аша тәкъдим итәчәк.