В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә фильмнар карарга, киокусинкай буенча чемпионатка барырга һәм Яңа ел капчыкларын тегәргә өйрәнергә тәкъдим итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша, алда - вакыйгаларга бай ял көннәре. Казанлылар йөгерү белән Горький исемендәге паркта шөгыльләнә, Яңа ел бүләкләре өчен капчыклар тегә, совет кинематографы классикасын карый һәм фикер алыша, шулай ук зур спорт турнирларын карарга бара алачак. Булачак ял көннәре турында тулырак - KZN.RU порталы афишасында.
Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү
16-нчы ноябрь, 9.00 сәгатьтә
Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яше яки спорт әзерлегенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә керү өчен parkrunда бер тапкыр теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.
«Ак барс» Көрәш сараенда грек-рим көрәше буенча турнир
16 ноябрь, 11.00 сәгатьтә
Грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры М.Сәхәбетдинов истәлегенә багышланган VI бөтенроссия турниры. Традицион ярышлар бөтен илдән иң көчле спортчыларны җыйды – турнирда илнең 42 төбәгеннән 21 яшькә кадәрге 400-гә якын спортчы катнашты.
Яңа ел капчыклары тегү буенча мастер-класс
16-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтә
Казанлылар Яңа ел капчыклары тегү буенча мастер-классларда катнаша ала. Тегелгән эшләнмәләр «Кыш бабайга хатлар» акциясе кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга биреләчәк бүләкләр өчен төргәк буларак кулланылачак.
Дәрес Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсендә узачак. Чарада катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән. Мастер-классларга 8-987-225-80-69 телефоны буенча язылырга мөмкин.
«Мәсьәләне чишәргә чык!» бөтенроссия контроль эше
16-нчы ноябрь
16-нчы ноябрьдә Россиядә һәм чит илләрдә өченче тапкыр физика, математика һәм информатика буенча белем бирү акциясе - «Мәсьәләне чишәргә чык!» бөтенроссия контроль эше узачак. Аңа барлык теләүчеләр кушыла һәм төгәл фәннәр буенча белемнәрен тикшерә ала.
Катнашучыларга өч фәннең һәрберсе буенча биш кызыклы мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта бер-ике дисциплинаны сайларга яки үз белемнәреңне барлык юнәлешләрдә дә тикшерергә мөмкин. Контроль эшне Мәскәү вакыты белән төн уртасыннан 23.50 сәгатькә кадәр язарга мөмкин. Моның өчен проектның сайтында теркәлергә кирәк.
Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Киокусинкай буенча турнир
17-нче ноябрь, 10.00 сәгатьтә
Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Kazan Open киокусинкай буенча бөтенроссия турниры, шулай ук Казан ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Анда Россия шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән спортчылар катнашачак.
Ярышлар 10.00 сәгатькә, ә турнирның тантаналы ачылышы 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Үзәк стадионда регби-7 буенча республика чемпионаты
17-нче ноябрь, 8.00 сәгатьтә
Казанның Үзәк стадионында регби-7 буенча республика чемпионатының студентлар лигасының икенче этабы узачак. Анда җиңү өчен 9 ир-ат һәм 7 хатын-кыз командасы көч сынашачак, алар Казанның югары уку йортларын тәкъдим итә.
Чемпионатта катнашучылар арасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм ТР башкаласының башка югары уку йортлары студентлары бар.
Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында рус халык мәдәниятенең «Кузьминки» фестивале
16-нчы һәм 17-нче ноябрь, 10.00 сәгатьтә
XVII Бөтенроссия «Кузьминки» Фольклор-этнография фестивале Татарстан Республикасында рус халкының гореф-гадәтләрен һәм халык мәдәниятен тәкъдим итәчәк. Программада – мастер-класслар, ярминкәләр һәм башкалар.
Демидов йортында «Анна Каренина» фильмын күрсәтү
17-нче ноябрь 16.00 сәгатьтә
Казан халкы һәм кунаклары Лев Толстойның «Анна Каренина» романы экранлаштырылуын карый алачаклар, анда төп рольне Татьяна Самойлова башкарды. Кино күрсәтү «Кино вакыты» дирекциясе ярдәме белән узачак. Картинаны караганнан соң, аның буенча фикер алышу планлаштырыла.
Кино күрсәтү түбәндәге адрес буенча узачак: Муса Җәлил ур., 7.