Чараларда 95 кеше катнашты
Киров районында 3730 нчы хәрби бүлек базасында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды, анда 95 кеше катнашты. Чара ел саен уза һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә ярдәм итә.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егетләр өчен бүлек буенча экскурсия оештырганнар һәм аларны кинологлар эше белән таныштырганнар. Шулай итеп алар махсус өйрәтелгән этнең хокук бозучыларны ничек тоткарлаганын белгәннәр.
Моннан тыш, балаларга тантаналы рәвештә плацта тезелү уздырдылар, кораллану һәм амуниция төрләрен, хезмәт техникасын күрсәттеләр. Чараны кино күрсәтү белән тәмамладылар.
Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссары Алексей Капотов, 3730 нчы хәрби бүлек командиры Евгений Смелов, район хакимиятенең балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Эльмира Йосыпова котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.