Иске Татар бистәсендә иртәгә, 11 июньдә, бушлай чаралар узачак. Шәһәр халкын кашык осталыгы буенча мастершоу, өстәл хоккее уйнау һәм ачык һавада кино күрсәтү көтә.
Россия көне алдыннан кинокүрсәтүләрнең җәйге сезоны ачылачак. Шәһәр халкына чын вакыйгаларга нигезләнгән «Командир» фильмын тәкъдим итәчәкләр. Сюжет террорчыларның Орджоникидзеда (хәзерге Владикавказ) 1988 елның 1 декабрендә тоткырлар белән автобус алуы турында сөйли, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» Казан префектурасы.
Кино күрсәтү 18:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамындагы 10а йорт адресы буенча Шиһабетдин Мәрҗани йорты ишегалдында була. Сезон ачылышына
сылтама буенча язылырга мөмкин.
Шәһәрлеләр өчен шулай ук 16:00 сәгатьтә кашык осталыгы буенча мастершоу,
сылтама буенча теркәлү мәҗбүри. 16:30 да теләүчеләр өстәл хоккее уенына кушыла алачак, катнашу өчен
язылырга кирәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һава торышы начарайган очракта кайбер чаралар «Иске татар бистәсе» иҗат студиясенә күчереләчәк (Каюм Насыйри ур., 25, 3 кат, 312 офис).