9-нчы майда Youtube буенча яхшы сыйфатта һәм рекламасыз хәрби фильмнар трансляцияләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 9-нчы майда онлайн режимда «Бөек Җиңү салюты» киномарафоны узачак. 10.00-дән 21.00-гә кадәр «Татаркино» рәсми Youtube-каналында сугыш турында фильмнар трансляцияләнәчәк.
Акцияне «Мосфильм» киноконцерны генераль директоры, танылган режиссер Карен Шахназаров хуплады. Ул онлайн-трансляция өчен төрле елларда «Мосфильм»да булдырылган алты фильмны тәкъдим итте: Михаил Калатозовның «Летят журавли» (1957), Андрей Смирновның «Белорусский вокзал» (1971), Александр Алов, Владимир Наумовның «Тегеран-43» (1981),Николай Лебедевның «Звезда» (2002), Карен Шахназаровның «Белый тигр» (2012), Сергей Поповның «Дорога на Берлин» (2015). Акция кысаларында бу картиналарны яхшы сыйфатта һәм рекламасыз карарга мөмкин булачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фильмнар күрсәтү турыдан-туры кушылулар белән чиратлашачак. Марафонны алып баручылар Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан Татарстан каһарманнарын искә төшерәчәк, #Үлемсезполконлайн акциясенә кушылачак, Бөтенроссия күләмендә бер минут тын торачак. Киномарафон җәдвәле белән сылтама буенча танышырга була.