Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2020, 10:31

«Глубокие реки» кинокартинасын Казан тамашачыларына онлайн-сеанста күрсәтәчәкләр

Фильмны карап бетергәч, картина режиссеры белән иҗади очрашу булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 18-нче июньдә Владимир Битоковның «Глубокие реки» тулы метражлы уен фильмын онлайн-күрсәтәчәкләр. Онлайн-сеанс «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») проекты кысаларында оештырылачак. Фильмны карап бетергәч, картина режиссеры белән иҗади очрашу һәм кино белгече Кирилл Разлогов белән дискуссия булачак.

«Глубокие реки» - кабарда-черкес телендә төшерелгән беренче тулы метражлы нәфис фильм. Сюжет буенча, кече улы әтисе һәм абыйларына урман әзерләү буенча табышлы заказны үтәргә ярдәм итәр өчен өенә кайта. Ул югында бернәрсә дә үзгәрмәгән: бер сынык икмәк өчен авыр хезмәт, күрше бистә кешеләренә каршы тору, гаилә әгъзаларының якын кешеләренә үз мәхәббәтен белдерә белмәве һәм бер-берсен аңламаулары. Һәм теләсә кайсы вакытта яр буенда урнашкан әтисенең йортын агызып китәргә мөмкин булган елга.

Кинотасма халыкара дәрәҗәдәге абруйлы кинофестивальләр лауреаты булып тора: иң яхшы режиссер номинациясендә «Балтийские дебюты» һәм «Спутник над Польшей» фестивальләрендә җиңү, Сочи «Кинотавр»ында «Дебют» номинациясендә беренче приз, иң яхшы дебют өчен Онфлерда (Франция) Россия киносы фестиваленең  махсус призы. Моннан тыш, «Глубокие реки» фильмы «К Востоку от Запада» конкурс программасында Карловы Варыдагы фестивальдә күрсәтелде, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат хезмәте.

Фильм түбәндәге сылтама буенча 17.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Онлайн-сеанс тәмамлангач, 18.15 сәгатьтә, картинаның режиссеры һәм сценария авторы Владимир Битоков, фильмны төшерү төркеме вәкилләре белән иҗади очрашу, шулай ук «Глубокие реки» һәм төбәкләрдән аз бюджетлы фестиваль киносы турында «Алтын тәлинкә» кинопремиясенең эксперт комиссиясе рәисе, кино белгече Кирилл Разлогов белән дискуссия узачак. Моннан тыш, фикер алышуда премиянең тагын бер эксперты - продюсер, Яңа культурология институты директоры Нина Кочеляева катнашачак. Фикер алышуда катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Барлык яңалыклар