3 март көнне «Мир» кинотеатрында студентларга режиссер Федор Бабенконың «Блокадная книга рецептов» ун минутлык фильмын, Сергей Головецкийның «Дуэль. Финал» фильмын күрсәтәчәкләр. Екатерина Толдонованың «Война. Женский род» фильмы, шулай ук Светлана Быченконың табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче «Меня приводит в движение свет» фильмы исемлеккә кергән. Соңгысы илнең 75 кинотеатрында күрсәтелгән һәм «Музыка өчен» номинациясендә Кытай документаль кино академиясе кыска исемлегенә эләккән.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты кинозалларында күрсәтүләр 3 һәм 4 мартта узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Моннан тыш, Казан дәүләт мәдәният институтында режиссер Сергей Головецкий студентлар өчен документаль кино теориясе буенча мастер-класс үткәрәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.