В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция Халыкара сукырлар көненә багышлана
Денис Гордийко фотосы
Бу шимбәдә, 15 ноябрь көнне, Серов бульварында урнашкан экопавильонда «Аваз аша яңгырый торган кино» акциясе узачак. Аның кысаларында шәһәр халкына тифлокомментарийлар белән «Головоломка» мультфильмы күрсәтеләчәк.
Кино карарга килүче кунаклар, күзләрен йомып, «Особый взгляд/Үзенчәлекле караш» мобиль кушымтасыннан файдаланып, гаилә комедиясеннән бер өзек карый алачак. Сеанстан соң, тамашачылар кино тәнкыйтьчесе һәм кинолар күрсәтү белән шөгыльләнә торган «В чем смысл?/Мәгънәсе нидә?» проектына нигез салучы Анна Гарба белән әлеге картина хакында фикер алышачак.
Тамашага теләгән барлык шәһәр халкы чакырыла, чарага шулай ук сукыр һәм начар күрүче затлар да керә ала. Парклар һәм скверлар дирекциясе «Особый взгляд/Үзенчәлекле караш» инклюзив кушымтасын алдан ук йөкләтеп куярга һәм үзең белән колакчыннар алырга киңәш итә.
Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк, акция 16:00 сәгатьтә башлана.
Алдарак ноябрьдә Казан Кирмәнендә сәламәтлекләре чикле затлар хөрмәтенә бушлай чаралар оештырылуы, шәһәр халкы өчен тактиль макетлар, тифлокомментарийлар һәм рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән экскурсияләр әзерләнүе хакында хәбәр ителгән иде.