Лауреатлар өч номинациянең һәркайсында акчалата бүләк алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Катнашу өчен түбәндәге категориягә караган эшләр кабул ителә: «Тулы метражлы уен киносы», «Кыска метражлы уен киносы» һәм «Документаль кино». Гаризаны РФ төбәкләреннән 35 яшькә кадәрге сценарист, режиссер яки продюсерлар бирә ала. Питчингта катнашу өчен сылтама буенча гариза формасын тутырырга кирәк.
Гаризалар 10 нчы мартка кадәр кабул ителә. Продюсерлар, режиссерлар, редакторлар һәм сценария авторлары кергән экспертлар советы эше нәтиҗәләре буенча рейтинглы тавыш бирү юлы белән шорт-лист формалаштырылачак.
Питчинг лауреатлары һәр номинациядә акчалата бүләк алачак. Питчингның гомуми приз фонды 700 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат хезмәте. Акча кино төшерү процессын тәмамлауга, тавыш яздыру һәм монтаж эшләренә, шулай ук postproduction этабында теләсә нинди эш төренә яки кинопроектны алга этәрүгә тотылырга мөмкин.
Өстәмә призлар да булырга мөмкин: проектларны продюсерлаштыру, кинопроектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, студияләрдә практика узу, белем бирү партнерларыннан сертификатлар, кинематография өлкәсендә бушлай хезмәт күрсәтү яки ташламалар, кыйммәтле бүләкләр һ.б.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.