Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2023, 12:24

Хөснуллин, Миңнеханов һәм патриарх Кирилл Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашалар

Очрашуда катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы уза. Анда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, төркем рәисе, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнаша. Кунакларны Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды.

Хөснуллин ассызыклаганча, Россия мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне кадерли, барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерәчәк һәм тирәнәйтәчәк. Аннары РФ вице-премьеры Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен игълан итте.

«Бүген ислам илләре актив үсештә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек казанышларга ирешәләр. Россия алар белән бик киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык. Без җайга салынган элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар табу, аграр һәм сәнәгать кооперациясен алга сөрү, яңа транспорт-логистик чылбырлар булдыру белән кызыксынабыз. Халыкара элемтәләрне киңәйтүдә Россия мөселманнары зур роль уйный. Моны быелгы форумның уздырылуы дәлилли», - диелә сәламләү текстында.

Патриарх Кирилл Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык дәрәҗәсен югары бәяләде.

«Казанда мәчетләр чиркәүләр белән янәшә тора, мөселман һәм православие дин тәгълиматы үсеш ала. Монда христианнар һәм мөселманнар бергә гомуми файдага эшлиләр. Бу мөһим чараны оештырган өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рус Православие чиркәве башлыгы.

Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия дәүләтләр тигезлеге принципларына нигезләнгән күп полярлы дөнья төзү линиясен дәвам итә.

«Россия Президенты Путин указы белән расланган илнең тышкы сәясәте концепциясендә чагылдырылган мөһим позицияне билгеләп үтәсем килә. Бу документка беренче тапкыр «Ислам дөньясы» бүлеге кертелгән. Анда ислам цивилизациясе дәүләтләре көннән-көн Россиянең ихтыяҗлырак һәм ышанычлырак партнерлары була бара дип ассызыклана. Барлык тырышлыкларга карамастан, Россияне изоляцияләү мөмкин түгел. Моның мисалы булып, Татарстанга Kazanforumда катнашу өчен килгән 80 нән артык чит ил дәүләтенең вәкилләре тора», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Аның сүзләренчә, Россиянең традицион дөнья диннәре вәкилләренең үзара ихтирамлы диалог төзү буенча уникаль тәҗрибәсе бар.

«Динара татулыкның иң күренекле мисалларының берсе – Татарстан. Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчетендә һәм Благовещенск соборында, шулай ук төрле дин гыйбадәтханәләре янәшә урнашкан башка күп кенә урыннарда булып, моңа инанырга мөмкин», – диде Миңнеханов.

Төбәк башлыгы төркем утырышы традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга үз өлешен кертәчәгенә ышаныч белдерде.

«Хезмәттәшлекнең мөһим элементларының берсе исламофобиягә каршы тору булырга тиеш. Шул ук вакытта без постсовет киңлегендә традицион дини берләшмәләрне җәберләүгә каршы чыгарга тиешбез», – дип саный ул.

Быел Путинның Малайзиядә Ислам конференциясендә дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары очрашуында чыгыш ясавына 20 ел тула. Нәкъ шул вакытта ил президенты Россиянең мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрен сыйфат ягыннан яңа форматка күчерергә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, безнең ил бу халыкара оешма каршында күзәтүче статусын алды.

«Без төркемнең киләсе утырышын нәкъ менә Малайзиядә уздырырга планлаштырабыз», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе шулай ук Россия һәм ислам дөньясы арасында мәгариф, шул исәптән дини өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгына да игътибар итте. Моннан тыш, Россия ислам дәүләтләрен өстенлекле сәүдә-икътисади һәм инвестиция партнерлары буларак карый. Бу көннәрдә Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы уза, ул Россия Президенты карары буенча федераль дәрәҗәдәге чарага әверелде.

Барлык яңалыклар