В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Казан Экспо» мәйданчыгын ачу тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехвнов, Таҗикстан премьер-министры Кохир Расүлзода һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо катнашты.
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда дөньяның 84 иленнән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150 дән артык эшлекле сессия планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
«Безнең партнерлыкның стратегик характеры мөнәсәбәтләрне ныгыту гына түгел, ә яңа перспективалар да ача. Моны соңгы 3 елда Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 30% ка диярлек артуы дәлилли. Мин ышанам, көчләрне берләштереп, без бергәләп, булган проблемаларны җиңеп, дәүләтләребезнең һәм халыкларыбызның чәчәк атуына ирешә алачакбыз», – диде Хөснуллин.
Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтенә форумны әзерләүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без актив эшләгән Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан дусларыбызга, Kazanforumга килгән барлык чит ил партнерларына һәм бизнес вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Кунакларыбыз өчен уңайлы эш шартлары булдырырга һәм яңа элемтәләр урнаштырырга тырыштык. Бу форум безнең илләрнең алга таба чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам», – дип өстәде республика башлыгы.
Шулай ук форумда катнашучыларны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сәламләде.
Ачылу тантанасыннан соң кунаклар Russia Halal Expo экспозициясе белән таныштылар – ул Россиядә хәләл-индустриянең иң эре мәйданчыгы булып тора. Күргәзмәдә катнашучылар арасында икътисадның барлык тармаклары вәкилләре бар, шул исәптән азык-төлек җитештерү, сәламәтлек саклау, сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр. Аерым алганда, Хөснуллин һәм Миңнеханов «Атом» электромобиле прототибы белән таныштылар һәм «Аурус» автомобильләрен карадылар.