Конкурска коллажлар, скульптуралар, инсталляцияләр тәкъдим итәргә мөмкин
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU 17 нче ноябрь). Татарстаннан сәнгать эшлеклеләре «Миф – ул чынбарлык» дип аталган яңа күргәзмәдә катнашуга заявкалар бирә ала. Экспозицияне декабрьдә Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды камораларында ачачаклар.
Рәссамнарга һәм скульпторларга миф темасына хәзерге тормыш парадигмасында уйланырга тәкъдим итәләр. Конкурсларга скульптуралар, инсталляцияләр, коллажлар һәм башка арт-объектлар тәкъдим итәргә мөмкин, аларны ясаганда мультимедия технологияләре кулланылмаска тиеш. Күргәзмәне оештыручылар һава торышы шартларына чыдам һәм камораларга сыешлы булган очракта, теләсә нинди материалны кулланырга рөхсәт итәләр.
Әзер яки өлешчә гамәлгә ашырылган эшләрнең фото һәм видеолары, шулай ук арт-объектларның проектлары 1 нче декабрьгә кадәр vistavka@kazan-kremlin.ru электрон почтасына кабул ителә. Заявкаларны республикада яшәүче балигълык яшендәге кешеләр бирә ала. Конкурс турындагы нигезләмә сылтама буенча басылып чыкты.
Җиңүчеләрне декабрь башында игълан итәчәкләр, ә конкурсантларның эшләре белән экспозицияне 15 нче декабрьдән 1 нче мартка кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.