Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2018, 13:37

Неймар Instagram социаль челтәрендә үз сурәте төшерелгән паблик-артны бәяләде

Бразилия җелмасы килүенә Казан үзәгендә танылган футболчы сурәте белән арт-объект барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Регина Нурулина). Казан Бразилия җыелма командасын танылган футболчы сурәте төшерелгән граффити белән каршы ала. Яңа арт-объект “Мираж” кунакханәсе янындагы мәктәп бинасында барлыкка килде. Әлеге кунакханәдә Бразилия командасы тукталачак. Иртәгә, 6 июльдә, “Казан Арена” стадионында ДЧ 1/4 финалы кысаларында алар Бельгия командасы белән очрашачак.

Проект өстендә “Супернова” иҗат берләшмәсе вәкилләре эшләде. Яңа арт-объект өстендә кичә эшли башладылар. Футболчы килгәчне, өч рәссам төне буе портретны ясады.

Сурәт кызыклы булсын һәм Месси белән Роналду паблик-артларыннан аерылып торсын өчен аны күләмле ясарга уйлаганнар.

Рәссамнар теләге буенча, Неймар портреты соры-зәңгәр төсләрдә ясалган, фонында сурәтләнгән сары-яшел төсләр (Бразилия флагы төсләре) ачык тап булып тора. Хәзерге вакытта рәссамнар соңгы штрихларын ясый.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары, шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, уенчыларны сурәтләп, аларга түгел, шәһәребезгә игътибар юнәлтелә: “Казанда мөмкин кадәр күбрәк кеше булуын телибез. Месси портреты барлыкка килгәнгә биш көн үтте, ә бу хакта никадәр репортаж дөнья буйлап таралды”.

Яңа паблик-артны казанлылар иртәгә, 6 июльдә, 14.00 сәгатьтә узачак ачык экскурсия барышында күрә алалар. Теләүчеләр рәссамнар белән барлык локацияләрдә була ала: Неймар, Месси һәм Роналдудан башлап Руслан Камболов һәм Игорь Неттога кадәр.

Казан рәссамнары эшен беренчеләрдән булып Неймар үзе бәяләде. Ул сурәтне кунакханә тәрәзәсеннән төшереп, аны Instagram социаль челтәрендә “stories” өлешендә урнаштырды. Аны 98,4 млн кеше күзәтә.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар