В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтендөнья театр көнендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Коняхина KZN.RU порталы укучыларына сәхнәнең төп актерлары турында сөйләде.
Фото: «Әкият» курчак театры
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Ксения Швецова). Театр – бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен яулаган иң борынгы һәм тамашалы сәнгать төрләренең берсе. Ул үзендә әдәби сүз матурлыгын, сәнгать осталыгын һәм актерлык талантын берләштерә. Кешеләр белән чагыштырганда, театрда курчаклар «чыгыш ясый» – сәхнәдә алар җанының бер өлешен салган рәссам-бутафорлар ярдәмендә «терелә». Бөтендөнья театр көнендә «Әкият» курчак театрының рәссам-бутафоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Коняхина KZN.RU порталы укучыларына курчакларны ясауга күпме вакыт кирәклеге, аларның сәхнәдә характеры ничек чагылуы һәм ни өчен марионеткалар белән эшләве катлаулырак булуы турында сөйләде.
«Рәсемне мин 9-нчы сыйныфтан ясый башладым, рәсем сәнгате студиясенә йөрдем. Мин моны әтиемнән алганмын – ул яхшы рәсем ясады, һәрвакыт сәнгать училищесына укырга керергә хыялланган, әмма сугыш аның планнарын үзгәрткән.
1980 елда Казан театр училищесын рәссам-бутафор белгечлеге буенча тәмамладым. Бездә рәссам-курчакчы бүлекләре юк иде, әмма безнең курсташ кыз бу юнәлеш буенча Мәскәү театр училищесында укыды. Шуннан соң ул Казанга кайтты һәм безгә курчак әзерләү технологиясен укытты.
Барыннан да бигрәк марионетка белән эшләү катлаулырак. Мондый курчаклар бездә еш кулланылмады, хәзер марионеткалар белән спектакльләр әлегә бармый. Актерлар өчен максималь уңайлы вага ясау мөһим – ул курчак хәрәкәткә килсен һәм аның белән идарә итү өчен уңайлы җайланма. Безнең гадиләштерелгән вариантлар бар иде – штык марионеткалары. Мондый курчакның башында таяк, ә өстә вага. Башны таяк белән әйләндерергә мөмкин, ә вагага кул һәм аяклар беркетелә. Мондый курчаклар белән без «Котенок на снегу», «Волчица-учительница» спектакльләрен куйдык. Бу спектакльләрне соңыннан репертуардан алдылар, ә декорацияләр һәм курчакларны саттылар. Тик бу нормаль күренеш – гадәттә мондый язмыш барлык спектакльләрне көтә. Аларны мәктәпләргә, театр училищеларына, мәдәният институтларына алалар, алар буенча курчак төрләрен, әзерләү технологиясен өйрәнү өчен».
Кайвакыт курчак өчен бер башы гына атна буе әвәләнә
«Бутафор цехында безнең дүрт кеше эшли. Тагын костюмнар тегү цехы, столяр цехы бар – анда курчак хәрәкәт итә алсын өчен бөтен механиканы эшлиләр. Спектакльнең бөтен бизәлешен – декорация, курчак, костюмнарны ясый торган рәссам эскизыннан спектакль башлана. Ул курчакларның нинди төрләре кулланылачагын, алар нәрсә эшләргә тиешлеген уйлап таба - баш, күзләрне әйләндерү, кулларны селкетү һәм башкалар.
Алга таба эш курчак төренә бәйле. Мәсәлән, әгәр дә бу таяклы курчак икән, эскиз буенча башта баш әвәләнә, аннары аның өчен гипстан форма эшләнә. Шуннан соң без папье-машедан баш ясыйбыз, аны шомартабыз, эшкәртәбез. Курчакның эчендә гапит бар, әлеге җайланма ярдәмендә аның белән идарә итәргә була – курчак башын әйләндерә, күзләре хәрәкәт итә, төрле якларга бөгелә. Җиһазны ясау өстендә конструктор, балта остасы һәм декоратор эшли.
Бөтен механика әзер булгач, курчак өчен костюм тегелә. Ә без чәчен ясыйбыз, курчакны грунтлыйбыз, рәссам аны бизи, йөзен ясый. Мәсәлән, Әлфия Авзалованы искә алу спектакле өчен без һәр курчак өчен эрләнгән җептән чәч толымнары ясадык – һәр төкне ябыштырдык, агачтан итекләр кисеп, аларны күн белән тарттык. Вак детальләр күп иде.
Гомумән, еллар узу белән эштә күп кенә яңа технологияләр барлыкка килде. Мәсәлән, «Муха-Цокотуха» спектакле өчен безгә ялтырап торган самовар кирәк булган иде, без аны алтын парча белән төргән идек, чөнки бер генә буяу да алай ялтырамый иде. Хәзер, әлбәттә, заманча буяулар бик яхшы, якты, аларның ниндиләре генә юк. Һәм күп кенә заманча материаллар барлыкка килде – эшләү үзе бер ләззәт».
«Безнең өчен иң катлаулыларның берсе «Кече Мук» спектакле булды. Аны чакырылган режиссер куйды. Гадәттә безнең спектакльләрдә иң күбе 20 курчак була иде, ә уртача – 7-8. «Кечкенә Мук» өчен 50 курчак ясарга кирәк иде! Һәм алар барысы да төрле типтагы иде. Ләкин спектакль үзе бик яхшы, күңелле иде.
Курчакның характеры аның өстендә эшләү процессында күренә. Кайчак башын папье-машедан җыясың, ә ул һаман кулдан төшә, һәм мин әйтәм: «Менә характер күрсәтә!» Яки кулын тегәргә утырасың, ә җеп бутала – нинди тыңлаусыз курчак та эләкте дибез. Болар барысы да шаярту, әлбәттә.
Гомумән, әгәр дә аны йөзе белән аска куйсаң яки ыргытсаң, курчак үпкәли дип санала. Әгәр актер шулай эшли икән, аннары ул бөтен эшне бозарга мөмкин – чыгыш вакытында ук кулы яки башы ватылырга мөмкин. Актерлар курчакларны сакларга тиеш. Алар минем бу җәһәттән бәйләнчек икәнемне беләләр инде: әгәр дә реставрациягә бик нык зыян күргән курчакны китерсәләр, мин аның белән алай эшләргә ярамавын аңлатам, ул үпкәләргә һәм тамаша вакытында барысын да бозарга мөмкин.
Спектакль вакытында актерның минем курчакны «җанландырдыруын» күрү, аны яңгыратуы, характерын ачуы – чын шатлык. Бу вакытта тәннәре чымырдап китә.
Әлбәттә, безнең эштә дә кыенлыклар бар. Әмма иң мөһиме – эш рәхәтлек китерсен, ә вакыт узу белән авырлыклар онытыла. Әгәр дә биредә 40 елдан артык эшлим икән, димәк, мин үз урынында».