В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкта кайнар коймаклар һәм милли тәм-томнар тәкъдим ителә
Казан шәһәре KZN.RU фотосы
Шимбә көнне, 28 февральдә, Серов урамындагы бульварда кышны озату бәйрәме оештырыла. Чара барышында мәйданчыкта инклюзив остаханәләр тарафыннан җитештерелгән сувенирлар, кайнар коймаклар һәм милли тәм-томнар тәкъдим ителә.
Бәйрәм кунаклары җырлы әйлән-бәйләндә, «Инеш» һәм «Кояш баешы» уеннарында катнаша ала. Шулай ук алар өчен кышкы күңел ачу чаралары – шәһәрчек, кар тиры ясау шөгыле, кашык уены әзерләнә. Аш-су осталары шәһәр халкын зур коймак белән шаккаттырачак. Тамашачыларны җәлеп итүне максат итеп куйган «Май чабу бәйрәмен эзләүче Карсылу» спектакле төп вакыйга булачак.
Бәйрәм тамашасы 11:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.
Чара «Күрше» фестивале кысаларында уздырыла.