Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 09:31

МХОда катнашучыларының хатыннары хоры, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале һәм бәйрәм салюты: Казанда Россия көнен билгеләп үтәчәкләр

«Казан» гаилә үзәге янында Каспий, «Отпетые мошенники» һәм «Марсель» төркемнәре чыгыш ясаячак

Казанда Россия көнен бәйрәм итү төрле локацияләрдә узачак. Төп мәйданчык буларак «Казан» гаилә үзәге булачак, анда махсус чакырылган кунак – Виктор Елисеев идарәсендә Россия милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Яшьләр программасын башкаручы Каспий, «Отпетые мошенники» һәм «Марсель» төркемнәре тәкъдим итәчәк. Бәйрәм салют белән тәмамланачак, аны Казансу акваториясе өстендә 22:00 сәгатьтә эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Бәйрәм чараларын уздыру чорында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин барлык мәйданчыкларда да иминлекне тиешенчә тәэмин итүне йөкләде.

Шулай итеп, Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә зур концерт «Казан» гаилә үзәге янында 15:30 да башлана. Локациядә гаилә активлыгының төрле станцияләре: аквагрим, аниматорлар һәм балалар мини-аттракционнары, шулай ук мастер-класслар эшләячәк. Сәхнәдә тамашачылар алдында шәһәрнең һәм республиканың иҗат коллективлары, сәнгать осталары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары, I Республика патриотик җыр бәйгесе лауреатлары чыгыш ясаячак.

«Бәйгене республиканың мәдәният министрлыгы оештырды, анда текстлар авторлары, композиторлар һәм җырлар башкаручылар, шулай ук иҗади коллективлар – Татарстан территориясендә яшәүче махсус операциядә катнашучылар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары катнашты», – диде Азат Абзалов.

Беренче бәйге лауреатлары арасында – «Волга-Волга» төркеме озатуында МХОда катнашучыларның хатыннары хоры, шулай ук «Добробат» төркеме. Патриотик җырларны Казан шәһәр филармониясе солистлары, Татарстанның атказанган һәм халык артистлары башкара, ә Артур Исламов ансамбль белән ялгыз программа тәкъдим итә.

Бәйрәмнең махсус кунагы булып Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Россия милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию Академик ансамбле булачак. Яшьләр программасын башкаручы Каспий, «Отпетые мошенники» һәм «Марсель» төркемнәре тәкъдим итәчәк.

Чара 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, дип ачыклык кертте шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы. Фейерверкны эшләтеп җибәрүне Казансу елгасы акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

Россия көнен бәйрәм итү шулай ук Казан Кремлендә дә узачак, анда 11:00 сәгатьтә «Мәдәниятләр мозаикасы» халыклары фестивале ачылачак. Шунда ук Спас манарасыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган милли костюмнарда Дуслык Парады йөреше узачак. Шулай ук ТР студентлар отрядларының яңа семестры ачылачак.

Эчке ишегалдында көн дәвамында милли хуҗалыклар, «Этно-маркет» һөнәр осталары күргәзмә-ярминкәсе, мастер-класслар эшләячәк, халык уеннары һәм ачык тарихи лекторияләр узачак.

Кол Шәриф мәчете янында шәһәр халкы һәм кунаклары «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре концерты тамашачылары була алачак. Казан Кремленең төп сәхнәсендә халык ансамбльләре, «Узорица» фолк-төркеме һәм башка иҗат коллективлары катнашында концерт оештырылачак.

Беренче паспортларны тапшыру белән бергә 11 июньдә «Крылья Советов» һәм Урицкий исемендәге паркларда, «Авангард» скверында һәм Совет мәйданында концерт программалары көтелә. «Атна дәвамында иҗтимагый киңлекләрдә барлык теләүчеләргә триколор-лентлар өләшәчәкләр», – дип өстәде Азат Абзалов.

«Россия – минем тарих» тарихи паркы 12 һәм 13 июньдә гаиләләр өчен танып белү программасы әзерләде. Теләге булган һәркем «Конституция туу тарихы» экскурсиясенә һәм «Яшерен агент эзләү» бәйрәм квестына бара алачак.

Бу атна дәвамында балаларны савыктыру муниципаль һәм республика лагерьларында Россия флагын күтәрү, гимнны башкару белән тантаналы җыелышлар узачак, шулай ук тематик лекцияләр һәм бәйгеләр көтелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.06.2025
Видеорепортаж
09.06.2025 09:44
«Казан» Гаилә үзәгендә Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә зур концерт булачак
Барлык яңалыклар