В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйгедә Россиянең һәм Белоруссиянең 27 шәһәреннән 65 коллектив катнашкан
Фото: мәгариф идарәсе
Конкурс 29 нчы марттан 2 нче апрельгә кадәр Санкт-Петербургта узган. Конкурста Россиянең һәм Белоруссиянең 27 шәһәреннән 65 коллектив катнашкан. Жюри составына Мәскәү, Минск, Санкт-Петербург һәм Владивостокның әйдәп баручы хормейстерлары кергән.
Конкурста ALLEGRO хоры өч композиция башкарган. Чыгыш нәтиҗәләре буенча яшь музыкантлар II дәрәҗә лауреат булганнар. Коллектив белән Эльвира Төхвәтуллина җитәкчелек итә. Концертмейстер – Гүзәл Бочкарева.
Шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, элегрәк ALLEGRO коллективы «Хоровая Казань – 2024» бөтенроссия конкурсында «Академик хор» категориясендә җиңү яулаган.