Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2022, 12:00

«Ак Барс» хоккей клубы Казанда биш ачык боз мәйданчыгын төзекләндерәчәк

Команда уенчылары шәһәр администрациясенә спорт кортларын ремонтлау һәм торгызу өчен сертификат тапшырдылар.

Фото: «Ак Барс» хоккей клубының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). «Ак Барс» хоккей клубы Татарстан башкаласында биш ачык боз мәйданчыгын ремонтлаячак. Яңартылган спорт кортлары шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында барлыкка киләчәк.

Кичә кич, «Казан» гаилә үзәге янында узган команданың яңа составын тәкъдир итү вакытында, спортчылар шәһәр администрациясенә кортларны ремонтлау һәм торгызуга сертификат тапшырдылар. Барлык эшләр дә агымдагы елның көзендә тәмамланырга тиеш, дип хәбәр иттеләр хоккей клубының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 30 нчы августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, «Ак Барс»ның яңа составын тәкъдим итү булды. Уенчылар, тренерлар һәм клуб җитәкчелеге үз балалары белән сәхнәгә чыгып, шәһәрлеләрне бәйрәм белән котладылар.

Моңа кадәр ике сезон арасында «Ак Барс»ның яңа баш тренеры итеп Олег Знарок билгеләнде. Уенчылардан команданы Александр Радулов, Вадим Шипачев, Вячеслав Войнов һәм Станислав Галиев тулыландырды.

«Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатының беренче матчын 3 нче сентябрь көнне кунакта Мәскәүнең «Динамо»сына каршы уйнаячак.

Казан хоккей клубы – тарихта Континенталь хоккей лигасының төп трофеен – «Гагарин Кубогы»н – өч тапкыр яулаган бердәнбер клуб. Моннан тыш, казанлылар биш тапкыр Россия чемпионнары, шулай ук Европа чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок ияләре.

Барлык яңалыклар