Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2021, 14:46

«МЧС» торак комплексының һәм Достоевский урамы, 57 адресы буенча йорт төзелешенең барышы турында фикер алыштылар

Өлешле төзелеш объектларының төзелеш мәйданчыкларында традицион күчмә киңәшмәне Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казанда өлешле төзелешнең проблемалы объектлары буенча традицион күчмә киңәшмә узды. Шәһәр администрациясе, төзүче, подрядчы, челтәр оешмалары вәкилләре «фонның» «МЧС» торак комплексы һәм Достоевский урамы, 57 адресы буенча «свей» йорты әзерлеген бәяләделәр. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде.

«Фон» компаниясе тарафыннан төзелә башлаган «МЧС» торак комплексының икенче, өченче һәм дүртенче йортларын төзү белән хәзер «Ак таш» компаниясе шөгыльләнә. Йортларны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Хәзер төзелеш мәйданчыгында барлык юнәлешләр буенча 1560 белгеч эшли», – дип сөйләде «Ак таш» директоры Газинур Әхмәтов. «МЧС» белән беррәттән, компания Нокса авышлыгындагы «Молодежный» торак комплексының бишенче йортын төзи. Гомумән алганда, «Ак таш» дүрт объектка 1820 белгеч җәлеп иткән.

2-нче номерлы йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә. Биредә соңгы айда төзелеш краннары алынган, эчке бизәү эшләренең күп өлеше башкарылган. Азат Нигъмәтҗанов киңәшмәнең башка катнашучылары белән бергә берничә фатирны, шулай ук түбәгә менгәч, вентиляция торбаларын һәм түбәсен карап чыкты.

Ишегалдында киңәшмәдә катнашучылар йортларның фасадларын буяу, шулай ук инженерлык челтәрләрен тоташтыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә Достоевский урамы, 57 адресы буенча урнашкан йортның төзелеш мәйданында дәвам итте, ул 2000 нче еллар башыннан төзелә һәм бүгенге көндә Казанның өлешләп төзелә торган озакка сузылган төзклкшнең иң искесе булып тора. «Свей» фирмасы банкротлыкка чыкты, объект инде югары әзерлек дәрәҗәсендә иде, һәм йортны төзеп бетерү өчен подрядчы сыйфатында «Бриз» компаниясе җәлеп ителде.

Киңәшмәдә катнашучылар баскыч мәйданчыкларын һәм биналарның эчке эшләрен карадылар, шуннан соң инженер челтәрләрен тоташтыру, аерым алганда, даими схема буенча электр җибәрү, шулай ук Дәүләт төзелешен күзәтү тикшерүенә әзерлек турында фикер алыштылар. Азат Нигъмәтҗанов подрядчыга сыйфатына зыян китерми генә объекттагы эшне тизләтергә кушты.

Территорияне төзекләндерүгә килгәндә, «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков Азат Нигъмәтҗановка Достоевский урамы буйлап тротуар зонасын торгызу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, чөнки бу елларда ул җимерелгән булган. Мондый мөмкинлек күрсәтү, шулай ук кунакханәгә һәм поликлиникага илтүче юлны төзекләндерү Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закировка һәм Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләренә йөкләнгән.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук өлешчеләргә ярдәм итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда өлешләп түләүчеләргә ярдәм итү буенча федераль программа буенча 7 эре өлешле төзелеш объектында эш алып барыла: 1999 фатирга исәпләнгән «Фон» компания төркеменең дүрт йортында һәм 960 фатирлы «Фирма «Свей» ҖЧҖенең өч йортында. Объектларның торак мәйданы 200 мең кв. метрдан артык. Йортларны тапшырганнан соң фатир ачкычларын 2190 алданган өлешче алачак.

Фоторепортаж
Өлешләп төзүнең проблемалы объектлары буенча күчмә киңәшмә, 06.04.2021
Видеорепортаж
06.04.2021 12:13
Өлешләп төзүнең проблемалы объектлары буенча күчмә киңәшмә, 06.04.2021
Барлык яңалыклар