Белгеч килешүе 2023/24 сезонына исәпләнгән
Фото: «Ак Барс» хоккей клубының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь) Зинәтулла Биләлетдинов «Ак Барс» белән яңа контракт төзеде. Баш тренер белән килешү 2023/24 сезоны ахырына кадәр исәпләнгән. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биләлетдинов белән бергә штабта тренерлар Юрий Бабенко һәм Александр Бойков калачак, капкачылар белән Сергей Абрамов һәм Александр Агопеев эшләвен дәвам итәчәк. Физик әзерлек буенча тренер итеп 2016-2018 елларда «Ак Барс»та эшләгән Брендон Бови билгеләнә. Клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин сүзләренчә, тренерлар штабы һәм команда составының бу комбинациясе зур потенциалга ия.
Зинәтулла Биләлетдинов контрактны озайту турындагы карарның җиңел булмавын һәм аңа күп факторлар йогынты ясавын билгеләп үтте.
«Мин команда белән ярты ел эшләдем, аны өйрәндем һәм эшне ахырына җиткерергә телим», - дип билгеләп үтте баш тренер.