Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2025, 09:58

Хип-хоп биюе һәм актерлык осталыгы: Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла

Бүген яшь буын өчен мафия уеннары оештырыла

Бу атнада Татарстан Республикасы башкаласының берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Яшүсмерләр өчен хип-хоп биюе һәм актерлык осталыгы дәресләре оештырыла, мультфильмнар тәкъдим ителә, шулай ук алар кәгазьдән сыннар ясап карый алачак.

Бүген яшүсмерләрне «Лазер» клубына (3 нче Кленовая урамы, 23А) мафия уены уйнарга чакыралар. Теләге булганнар 18:00 сәгатькә килә ала. Чарада катнашу өчен +7(905)318-75-80 телефон номерына шалтыратып, теркәлергә кирәк. Иртәгә, 8 октябрьдә актерлык осталыгы буенча мастер-класс уздырыла. Дәрес 14:00 сәгатьтә «Витамин» клубында (Г.Державин урамы, 3к3) башлана. +7(987)270-47-14 телефон номеры аша алдан язылу сорала.

Иртәгә «Олимп» клубында (Чуйков урамы, 22) яшүсмерләр өчен акварель техникасын кулланып рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелә. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Шул ук вакытта «Союз» клубында (Мотор урамы, 31а) хип-хоп биюләре буенча дәрес үткәрелә. Мастер-класста 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала. +7(843)236-18-14 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Мультипликация сәнгатен сөюче яшь буын вәкилләрен 18:00 сәгатьтә «Яратам» клубында (Короленко урамы, 11а) көтәләр. Биредә «Душа» мультфильмы күрсәтеләчәк.

Пәнҗешәмбе, 9 октябрьдә балалар һәм яшүсмерләр төрле төстәге буяулар, киптерелгән яфраклар кулланып картина ясау буенча остаханә эшендә катнаша ала. Дәрес 15:00 сәгатьтә «Феникс» клубында (Восстания урамы, 38) башлана. Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Талантика» клубында (Окольная урамы, 94к1) спортның сузылу-тартылу төре буенча дәрес үткәрәчәкләр. Чарада катнашу өчен +7(987)221-90-13 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.

Җомга көнне, 10 октябрьдә яшүсмерләрне «Алга» клубына (Мәүлетов урамы, 21) бәйләү остаханәсенә чакыралар. Дәрес 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе. +7 (843)598-04-76 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлү мөһим.

Архитекторлар көне уңаеннан кәгазьдән сыннар ясау остаханәсе атнаның йомгаклау чарасы булачак. Яшь сынчыларны шимбә көнне, 11 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Гарифьянов урамы, 34 йорт адресы буенча урнашкан «Алтын кул» клубында көтеп калалар. +7(901)769-40-20 телефон номеры аша теркәлергә онытмагыз.

Казанның яшь буын вәкилләре, чараларга рәхим итегез!
Барлык яңалыклар