Төп бәйрәм мәйданчыгы Кече Аккош күле территориясендә җәеләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда киләсе уикендта кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган халык күңел ачулары узачак. Масленица – борынгыдан ук Русьта билгеләп үтелгән якты һәм күңелле бәйрәм, аның традицияләре белән шәһәр халкы һәм кунаклары якындагы ял көннәрендә таныша алачак. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Кече Аккош күле территориясе булачак, концертның хедлайнеры «Вирус» төркеме булачак. Чаралар башка мәйданчыкларда да планлаштырылган, программада – рус халык уеннары, театр тамашалары, киез итекләрдә хоккей, концерт, коймак һәм чәй белән ярминкә, Масленица карачкысын традицион яндыру.
Аккош күлендә «Вирус» төркеме
14-нче март, 10.00 сәгатьтә
Масленицаның төп мәйданчыгы Кече Аккош күле территориясендә ачылачак, концерт хедлайнеры 2000 елларда популяр булган «Вирус» поп-төркеме булачак.
Фольклор ансамбльләре, бию һәм вокаль коллективлар чыгышлары, тематик уеннар һәм театральләштерелгән тамашалар планлаштырылган. Традиция буенча кунаклар өчен берничә функциональ зона әзерлиләр: кышкы активлык, анимация, шулай ук фотозоналар һәм фуд-корт, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, төркем чыгышы 13.00 сәгатьтә, традицион Масленица карачкысын яндыру йоласыннан соң ук планлаштырыла.
Бу көнне Аккош күленә кадәр йөрүче җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк.
Петрушка театры һәм Кремль яр буенда такмакчылар конкурсы
13-нче март көнне 11.00 сәгатьтә
Бу көнне казанлылар рус халык уеннарында һәм призлар уйнатуда, такмаклар бәйгесендә, яшьләр биюләрендә һәм уеннарында катнаша, тимераякта һәм балалар аттракционнарында шуа, әкият персонажлары катнашында тамаша, Петрушка театры, цирк сәнгате элементлары белән номерлар карый алачак.
Кремль яр буе территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе җәелдереләчәк, колга аякларда йөрү, халык биюләре, саклагыч курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Масленица бәйрәме вакытында туклыклы ризыклар – пылау һәм шашлык, тәмле коймак, камыр ризыклары һәм кайнар эчемлекләр белән тамак ялгап алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйрәм традицион йола – Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланачак.
Паркларда һәм скверларда самавырдан чәй һәм глютенсыз коймаклар
«Крылья Советов» паркы
13-нче март көнне 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр
Авиатөзелеш районының төп паркында кунакларны масленица рәтләре, күңелле музыка, конкурслар һәм аттракционнар көтә.
Горький исемендәге парк
14-нче март 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Горький исемендәге паркта, үзәк аллеяда, гадәти һәм глютенсыз коймаклардан авыз итәргә, самовардан чәй эчәргә, мастер-классларда һәм традицион күңел ачуларда катнашырга, биергә һәм җырлар җырларга мөмкин булачак.
Горки-Әмәт урманы
14-нче март 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Төп сәхнә янында кунакларны коймак, келиндер һәм тәм-томнардан ярминкә, фольклор коллективлары чыгышлары һәм матур спектакльләр көтә. Ә «Продленка» иҗат студиясе бәйрәм өчен махсус икенче чималдан карачкы ясады, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Калейдоскоп» паркы
14-нче март 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр
Сыртланова урамындагы паркта кунакларны күңел ачу программасы, халык уеннары һәм күңел ачулары, конкурслар һәм, әлбәттә, коймак көтә.
Исегезгә төшерәбез, Казан музейларында май чабу атнасы башланды – 8-нче марттан 14-нче мартка кадәр төрле мәйданчыкларда бәйрәм программалары оештырылды. Шәһәр халкы һәм кунаклары халык уеннарында катнаша, кышны патша заманында ничек озатканнарын һәм, әлбәттә, чәй белән коймактан авыз итә ала.
Шулай ук бәйрәм чаралары бистәләрнең мәдәният йортларында һәм шәһәр микрорайоннарында оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә.
Масленица мәйданнары районнарда
Чараның исеме* |
Көне һәм вакыты |
Үткәрү урыны |
Казан зооботаника бакчасында Масленица |
13.03.2021 10.30 |
Һади Такташ урамы, 120 |
Вознесение бистәсендәге Мәдәният йорты янындагы Масленица |
13.03.2021 15.00 |
Нардуган урамы, 45 |
Тимерюлчылар мәдәният йорты янындагы Масленица |
13.03.2021 12.00 |
Ильич урамы, 1 |
Мирный бистәсендәге Мәдәният йорты янындагы Масленица |
13.03.2021 13.00 |
Яңа Дәүләки урамы, 4а |
Красная Горка бистәсендәге мәдәният йорты янындагы һәм Горький паркында Масленица |
13.03.2021 12.00 |
Идел буе урамы, 97а һәм Н.Ершов урамы, 1 |
Нагорный бистәсендә Масленица |
13.03.2021 11.00 |
«Кечкенә принц» скверы, Дорожная урамы, 35 |
Отар бистәсендәге мәдәният йорты янында Масленица |
13.03.2021 11.00 |
Калинин урамы, 60а |
Отар бистәсе мәдәният йорты коллективлары катнашында «Калейдоскоп» паркында Масленица |
14.03.2021 11.00 |
Сыртланова урамы |
В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм Северный бистәсе мәдәният йорты катнашында «Крылья Советов» паркында Масленица |
13.03.21 11.00 |
О.Кошевой, Копылов һәм Дементьев урамнары киселеше |
«Залесный» мәдәният йорты катнашында «Салават купере» торак комплексында Масленица |
13.03.2021 11.00 |
А.Арсланов урамы, 6а |
«Залесный» мәдәният йорты катнашында «Салават купере» торак комплексында Масленица |
13.03.2021 12.00 |
Ә.Авзалова урамы, 15 |
Константиновка бистәсендә Масленица |
13.03.2021 12.00 |
Интернациональная урамы, 24а |
Кадыш бистәсендә Масленица |
14.03.2021 12.00 һәм 14.00 |
Р.Зорге урамы, 6б Б.Заречная урамы. |
*Программада үзгәрешләр булырга мөмкин