Иң зур ифтар мәҗлесе «Казан Экспо»да 15 нче апрельдә узачак.
Фото: dumrt.ru
Традиция буенча, республика ифтарында катнашучыларны ифтар вакыты җиткәнче бай мәдәни программа көтә. Бу юлы кунакларны ТР халык артисты, Буа Татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруындагы «Дәрвиш» моноспектакле сөендерәчәк. Спектакль нигезендә XIX–XX гасырлар чигендә яшәгән һәм Буада имам булып эшләгән күренекле татар дин белгече Нургали хәзрәт Хәсәнов биографиясе ята. Моннан тыш, ифтарда катнашучыларга концерт залында татар һәм мөселман традицияләрен чагылдырган 3D-график видеопрограмма күрсәтеләчәк. Шулай ук хәләл-маркет эшләячәк, анда шәригать стандартлары буенча продукция тәкъдим ителәчәк.
Ахшам намазы башлану белән, 18:49 сәгатьтә, коллектив дога башланачак – аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыячак. Шуннан соң ифтарда катнашучылар авыз ачу залына керә алачак. Менюда пылау, киптерелгән җиләк-җимеш, камыр ризыклары, җиләк-җимеш, су, тәм-томнар һ.б. бар. Порцияләрне уңайлы контейнерларда таркатачаклар, теләге булган кешеләр, ифтар мәҗлесе тәмамланганнан соң, аларда өйдәгеләр өчен күчтәнәч алып кайта ала.
Республика ифтары кунакларын каршы алырга, җәмәгать намазын үткәрешергә, ризыклар өләшергә һәм аннан соң җыештырышырга 600 волонтер ярдәм итәчәк.
XI Республика ифтарына билетларны Татарстан мәчетләренә яки мөхтәсибәтләренә, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Оештыручылар аларны электрон итеп ясарга карар кылган.
Ифтар уздырыла торган урынга шәһәр яны поездлары барачак. Чарага билетлар буенча керү бушлай булачак. «Казан-Пасс» станциясеннән «Казан халыкара аэропорты» станциясенә кадәр электричкалар 15:45 һәм 17:18 сәгатьләрдә барачак, кире юнәлештә – 20:30 һәм 21:30 сәгатьләрдә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
XI Республика ифтары ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.