Хаҗи Морат һәм Лев Толстой: качу этабында башланган үлем
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алина Бережная). Бүген, 13 ноябрьдә, Ленин ис.мәдәният сараенда язучы Владислав Отрошенко Лев Толстойның соңгы повесете “Хаҗи Морат” әсәренә багышланган лекция уздырды. Лекцияне Казан укытучылары һәм укучылары тыңладылар. Иҗади кичә “Толстой укулары” кысаларында үтте.
Лев Толстойның тормышы һәм иҗатын өйрәнүгә Владислав Отрошенко берничә ел багышлаган. “Аның әсәрен укыганда, язучы язмышын белергә кирәк. Әсәрләрен өйрәнгәндә, уйдырманы автор язымышы белән үреп барырга кирәк. шулай итеп кенә язучыны, аның әйтәсе килгән сүзен аңлап була”, - дип сөйләде В.Отрошенко.
Толстой иҗатында иң серле әсәр – “Хаҗи Мора” повесте. Отрошенко сөйләгәнчә, язучы әсәрне 8 ел язган.
Повестьны өйрәнү барышында, В.Отрошенко төп герой белән автор шәхесе арасында охшашлык уздырды. Аның фикеренчә, Толстой Хаҗи Морат язмышын кабатлаган. “Бөек язучыларда еш кына шулай була. Хаҗи Моратның качуы Лев Толстойның Ясная Поланадан китүенә охшаш”. – диде ул.
Мондый тикшеренү Казан укытучыларында бик зур кызыксыну уятты.
Исәкртергә кирәк, В.Отрошенко лекциясе “Толстой укулары” кысаларында үтте. Проект 2018 елның октябреннән декабренә кадәр шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән уздырыла һәм Л.Н.Толстой елына багышлана.