В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү «ТрудКрут» карьера форумы кысаларында узды
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
«Соңгы 20 елда алты ярым миллион кеше – бу Россия студентлар отрядлары хәрәкәте үсә һәм алга атлый дип әйтергә мөмкинлек бирә торган бик җитди саннар. 65 ел дәвамында сез ил белән бергә иң масштаблы төзелешләрдә», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
2023 елда конкурста катнашу өчен 107 югары белем бирү учреждениесе теркәлгән, алар арасында Татарстан башкаласыннан дүрт югары уку йорты да бар. КДАУның студентлар отрядлары штабын 2022-2023 елларда җитәкләгән Полина Козерук билгеләп үткәнчә, бу җиңү – штабта катнашучыларның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе.
«Әлеге байракка берничә ел дәвамында тырышып эшләвебез нәтиҗәсендә лаек булдык. Безнең штаб әгъзалары республиканың авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләрендә хезмәт итәләр һәм ел саен югары күрсәткечләргә ирешәләр. Моннан тыш, без башка, әйтик, педагогик, хезмәт күрсәтү, балык эшкәртү һәм пассажир поездларында проводник булып эшләү кебек юнәлешләрне дә актив үстерәбез», – дип ассызыклады Полина Козерук.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренә караганда, узган ел 2,5 меңгә якын татарстанлы 32 млн сум күләмендә федераль грант акчалары хисабына 49 һөнәр буенча белем алган.