Эш бирүчеләр анда онлайн катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Студентлар һәм Казан федераль университетын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе шәһәрдә 23-нче апрельдә узачак.
Ярминкә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында (Профессор Нужин ур., 2) узачак. Программада – эш бирүчеләр белән очрашулар, мастер-класслар һәм компанияләрне тәкъдир итү. Моннан тыш, шәһәр мәшгульлек хезмәте белгечләре эш эзләүчеләргә Казан предприятиеләрендә эш урыннары турында сөйләячәкләр, вакансияләр базасыннан басма бирәчәкләр һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрәчәкләр.
Эш бирүчеләр ярминкәдә шәхсән генә түгел, онлайн да катнаша ала. Вакантлы эш урыннары цифрлы ярминкәсе сайтта буш эш урыннары турында игъланнар урнаштырырга, резюмелар базасы белән танышырга, әңгәмәләргә чакыру җибәрергә һәм студентлардан җаваплар алырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.