Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2018, 09:31

КФУ барлык теләүчеләрне Толстой диктантына чакыра

Катнашучылар Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романыннан бер өзек язачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Бүген КФУның Лев Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче тапкыр Толстой диктанты узачак. Ул бөек язычы елы кысаларында уздырыла.

Диктантта КФУның рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасының 50 студенты һәм барлык теләүчеләр катнашыр, дип көтелә. Катнашучыларга Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романыннан күләме 3 меңгә якын билге булган бер өзекне язарга туры киләчәк.

Диктант нәтиҗәләре 30 октябрьдән соң билгеле булачак. Эшләрне рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы укытучылары тикшерәчәк. 15 иң яхшы эш дипломнар белән билгеләнәчәк, ә бүләкләү тантанасы ноябрь уртасында, фестиваль тәмамланган көнне узачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Диктант Татарстан ур., 2 адресы буенча 14.00 сәгатьтә 426-нчы аудиториядә башлана.

Барлык яңалыклар