Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2018, 15:16

Россиянең 100 балл җыючы һәр тугызынчы укучысы – Казан мәктәбенеке

Казанда йөз балл җыючылар саны өч предмет буенча Россия буенча уртача күрсәткечләрдән артып киткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда йөз балл җыючылар саны өч предмет буенча Россия буенча уртача күрсәткечләрдән артып киткән. Бу хакта “Остазларның горурлыгы - укучыларда” шәһәр форумы вакытында Ратушада билгеле булды, чарада Казан Мэры Илсур Метшин һәм 2018 елда йөз балл җыючы укучыларны әзерләгән педагоглар катнашты.

Бу елда Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИларда үзләрен ничек күрсәтүләре турында бүген ратушада фикер алыштылар. Чарада 89 абсолют отличникны әзерләгән 69 педагог катнашты. БДИ нәтиҗәләре буенча бөтенроссия күрсәткечләрен дә узып киткән предметларга аеруча тукталып үттеләр. Әйтик, 2018 елда Россиядәге 100 балл җыючылар арасында яшь химиклар 10% тәшкил итсә, Казанда аларның саны 22,5%ка тиң булган. Димәк, Казанда әлеге предметны максималь дәрәҗәдә яхшы белүче укучыларны 2 тапкырга күбрәк әзерлиләр дигән сүз.

Информатика буенча да күрсәткечләр югары: әлеге предмет буенча барлык биремнәрне дә Казан укучылары “100 балл” белән, россиянекеләренә караганда, 4 тапкырга күбрәк эшли икән.

Биология укытучылары өчен дә горурланырга сәбәп бар. Шәһәр форумы модераторы билгеләп үткәнчә, биология буенча Россиядә 100 балл җыйган һәр тугызынчы укучы – Казан мәктәбенеке.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, мондый яхшы күрсәткечләр Татарстан башкаласындагы белем бирүнең югары сыйфаты турында сөйли. “Без мәктәптә белем бирү сыйфатын төрле яклап бәялибез, йөз балл җыючылар саны да исәпкә алына. Бу – бүгенге көндә белем бирү сыйфаты, мәктәпләребездәге укытучылар сыйфатының индикаторы булып тора. Без БДИ нәтиҗиләре буенча гына түгел, олимпиадаларда да җиңү яулаган укучыларыбыз өчен сөенәбез, - диде И.Метшин. – 89 укучыбыз йөз балл җыйган, бу исә узган елга караганда 2 тапкырга күбрәк дигән сүз. Бу балалар – безнең йолдызларыбыз, без алар белән горурланабыз, аларны әзерләгән 69 укытучыбызга рәхмәтлебез”.

Фоторепортаж
"Остаз горурлыгы - укучыларда" шәһәр форумы, 04.10.2018
Видеорепортаж
04.10.2018 17:22
"Остазларның горурлыгы - укучыларда" шәһәр форумы
Барлык яңалыклар