В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2018 ел республика өчен явым-төшемнәр саны буенча дефицит ел булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). Татарстанда, тулаем дөньядагы кебек, һәр ел саен һава торышының уртача температурасы күтәрелү күзәтелә. Һәр 10 ел саен уртача 0,3 градуска җылына. "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә республикада климат үзгәрү турында "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.
Бөтен дөньяда төп климат параметрлары булып һава температурасы һәм атмосфер явым-төшемнәр саны. Әлеге параметрларны карап, белгечләр Татарстанда һава температурасы арту дәвам итә, дип билгеләп үтә. "1951 елдан агымдагы елга кадәр үсеш тизлеге 0,32 градус тәшкил итә. Кыска гына вакыт – 70-нче еллар уртасыннан алсаң, интенсив җылыту башланды – ярты градуска диярлек 10 ел саен җылына", - дип сөйләде Феликс Гоголь.
"Шул ук вакытта явым-төшемнәр саны буенча статистик яктан әһәмиятле тенденцияләр күзәтелми, - дип өстәде спикер. - Соңгы елларда нигездә явым-төшемнәр күп күзәтелде, әмма 2018 ел дефицитлы булды". Республика буенча 2018 ел өчен еллык явым-төшемнәр нормасының 8,6% тәшкил итте. Шул ук вакытта явым-төшемнең иң аз күләме июнь, август, сентябрь һәм ноябрь айларында күзәтелгән. Айлык нормадан артык явым-төшем апрель аенда гына - 61 мм булган, бу апрель нормасының 192% тәшкил итә.
Гомумән алганда, 2018 ел җылы булды, республикада уртача еллык температура нормадан 0,7 градуска артып китте һәм 4 градус тәшкил итте. Спикер сүзләренә караганда, 2017 елның декабре, гыйнвар, июль, сентябрь һәм октябрь айлары нормадан шактый җылы булып чыкты, ә узган елның март ае иң салкын булды.
Узган 2018-2019 елларда явым-төшем нормадан күбрәк булды, республиканың аерым районнарында – ике нормага кадәр. "Агросәнәгать комплексы өчен шартлар бик уңышлы булды. Көзге культураларның үлеме язга 5-7% артмаячак", - дип йомгаклады Ф.Гоголь.