Казанлылар һәм республика кунаклары хастл социаль парлы биюне өйрәнә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Һәр җомга Кремль яр буенда хастл социаль парлы бию буенча түләүсез бию кичәләре уза. Хастлны теләсә нинди музыка астына биеп була һәм аны бию белән бер тапкыр да шөгыльләнмәгән кеше дә өйрәнә ала. Кремль яр буенда кичәдә катнашучыларны тәҗрибәле партнер дөрес хәрәкәтләр ясарга өйрәтә.
Әлеге биюне өйрәнергә теләүчеләрне һәр җомга 19.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Сәнгать аллеясында будка янында көтеп калалар. Түләүсез кичәләр җәй азагына кадәр үтәчәк.