Шәкертләр арасында – сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар
Ачылганнан алып, 800 дән артык бала Казанның Яңа Савин районындагы 49 нчы мәктәп каршындагы «МастерОК» иҗат үзәге шәкертләре булды. Ә хәзер атна саен биредә 400 гә якын сәламәт һәм утыздан артык сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән бала өйрәнә. Робот техникасы классы, агач (столярлык), слесарь һәм чүлмәкче остаханәләре – һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба. Быелга планнарда – 3D-прототиплаштыру түгәрәген ачу.
Хәзерге вакытта мәктәп «Благодарение», «Кояшлы балалар», «Барысы да балалар өчен» фондлары белән хезмәттәшлек итә. «Алар белән бергә без үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм чаралары уздырабыз», – дип сөйләде KZN.RU хәбәрчесенә мәгариф учреждениесе директоры Дмитрий Садетдинов.
«МастерОК» үзәге инклюзив, биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, сәламәт балалар да шөгыльләнә.
Иртәдән үзәкнең остаханәләрендә 49 нчы мәктәпнең 380 укучысы өчен хезмәт дәресләре үткәрелә. Өстәмә белем бирүгә килгәндә, түгәрәкләрнең күпчелеге (робот техникасы, чүлмәкчелек, агач һәм слесарьлык остаханәләре) көннең икенче яртысында эшли.
Чүлмәкче остаханәсенә язылу өчен телефон: +7(963)121-47-41 (Ләйсән Альберт кызы). Дәресләр дүшәмбе көнне 10:00, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә – 17:30 сәгатьтә уза. Робот техникасы түгәрәгенә һәм агач остаханәсенә язылу өчен +7(927)400-38-24 (Наил Нургали улы) телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Дәресләр чәршәмбе көннәрендә 16:00 һәм шимбә көннәрендә 10:00 дә уза.
Исегезгә төшерәбез, «МастерОК» иҗади ял итү үзәге 2022 елның җәендә ачылган иде. Ә узган ел Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча өч инклюзив үзәк: «Тылсым», «Нур» һәм «Канатлар» эшли башлады. Быел яз Татарстан башкаласында «Бергә» өстәмә белем бирү инклюзив үзәге эшли башлаячак.