В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тарифларны арттыру хисабына җәлеп ителгән акчаларны «Водоканал»ның бик тузган челтәрләрен реконструкцияләүгә максатчан рәвештә җибәрү планлаштырыла.
Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты үткәргән һәм раслаган исәпләүләр күрсәткәнчә, 2022 елның 1-нче июленнән су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәтләрен уртача норматив куллану очрагында бер кешегә исәпләгәндә айлык түләү агымдагы елга карата 107 сумга үсәчәк. Әмма, тәҗрибәдән чыгып, факт буенча азрак үсеш фаразлана: суны исәпкә алу приборлары буенча уртача алганда бер кешегә айлык түләүнең үсеше 62 сум тәшкил итәчәк.
Тарифларны арттыру хисабына җәлеп ителгән акчалар максатчан характерда кулланылачак һәм ел саен аеруча таушалган «Водоканал» челтәрен реконструкцияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген предприятие 3 мең км челтәргә хезмәт күрсәтә, шуларның 70%-ы иске һәм авария хәлендә, аларны эксплуатацияләү срогы 10 һәм аннан да күбрәк ел элек чыккан. Бу челтәрләр узган гасырның 50-70 елларында салынган, аларның ныклыгы күптән беткән. Соңгы 10 ел эчендә «Водоканал» балансына 90%-тан артык тузган 1300 км дан артык хуҗасыз челтәр ачыкланган һәм кабул ителгән. Совет чорында төзелгән магистраль челтәрләрне капиталь ремонтлау комплекслы рәвештә үткәрелмәгән. Моннан тыш, бүген агрессив көнкүреш химиясенең бик зур күләме үзенең җимергеч ролен күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, челтәрләрне реконструкцияләүне һәм капиталь ремонтлауны үткәрергә мөмкинлек биргән тарифларга инвестөстәмәләр 2014 елда федераль законнар белән бетерелде. Бу максатларга өстәмә бюджет акчалары каралмаган.
2010 елдан бирле шәһәрне су белән тәэмин итү челтәрләре тузу сәбәпле, 14 меңнән артык авария ситуациясе килеп чыккан. Көн саен «Водоканал» авария-диспетчерлык хезмәтенә су белән тәэмин итү һәм суны агызу мәсьәләләре буенча уртача 100 гариза керә.
Су белән тәэмин итү һәм аны чыгару өзлексез һәм тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, «Водоканал» челтәрләрен даими рәвештә ремонтлап бетермәүдән котылу максатларында, беренче чираттагы чаралар исемлеге әзерләнде, ул торбаүткәргечләрнең иң проблемалы, авария хәлендәге участокларын реконструкцияләүнең 60 объектын тәшкил итә, алар 2 мең күпфатирлы һәм 20 мең хосусый йортны үз эченә ала. Шулай итеп, яхшырулар шәһәрдә һәр өченче күпфатирлы йортка кагылачак. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру 2028 елга кадәр исәпләнгән.
Аерым алганда, түбәндәгеләрне ремонтлау планлаштырыла:
– Чистай урамнары буенча урнашкан магистраль коллекторлар (су Яңа Савин һәм Совет районнарының төп өлешеннән агызыла), Парин һәм Дубравная (су Идел буе районыннан агызыла), Ершов, Гудованцев, Восстания, Краснококшайск, Ямашев проспекты;
– Г.Кутуй (Совет районын су белән тәэмин итә), Толстой (Вахитов районы), Ломжа (Совет районы), Назарбаев, Кол Гали, Декабристлар, Мәүлетов, Гладилов, Серов, Щапов, Архангельск, Дорожная һәм башка бик күп урамнарда квартал суүткәргечләре.
ТР Президенты Указы проекты ахыргы килештерү өчен Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенә җибәреләчәк.