Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2020, 16:58

«Казэнерго» узган ел Казанда 2560 яңа ут баганасы урнаштырган

Шәһәр ишегалларында һәм юлларында 389 яңа ут баганасы урнаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Узган ел ишегалларында, юллар буенда, Казан бистәләрендә һәм паркларда «Казэнерго» компаниясе тарафыннан 2560 яңа ут баганасы урнаштырылды. Шулай итеп, компания тарафыннан эксплуатацияләнә торган урам яктырткычлары саны 82 меңнән артып киткән, ә 10 ел эчендә ут баганалары саны 28,5 меңгә арткан. Быел «Казэнерго» бистәләрдә, урамнарда һәм ишегалларында тагын 4434 яңа ут баганасы урнаштырырга планлаштыра. Хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков шундый мәгълүмат җиткерде.

Шәһәр ишегалларында һәм юлларында 389 яңа ут баганасы урнаштырылган, «Ак чәчәкләр», «Комсомолец» паркларында, Дубравная урамында һәм Аккош урман паркында – 676, тагын 1495 ут баганасы ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында куелган, дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш, тышкы яктырту белән идарә итүне автоматлаштыру дәрәҗәсе узган елда 97,5%-тан артып киткән. Исегезгә төшерәбез, әле 10 ел элек кенә автоматлаштыру дәрәҗәсе 40%-тан артмаган иде.

Тышкы яктырту өлкәсендә компания ут баганаларын тәэмин итүче 2600 км дан артык челтәрдән файдалана - бу шәһәрне урам яктылыгының бөтен системасы, дигән сүз.

Р.Габделхаков хәбәр иткәнчә, 2018 ел ахырында башкарылган Энергосервис контракты кысаларында искергән 6100 терекөмешле яктырткыч заманча светодиодлы яктырткычларга алыштырылган. Быел энергосервис контрактлары кысаларында 7100 һәм 6115 яктырткычны алыштыру планлаштырылган. Әлеге ике энергосервис контрактын гамәлгә ашырганнан соң, шәһәрдә иске терекөмешле яктырткычлар калмаячак. Моннан тыш, узган ел 31 автоматик идарә блогы монтажланган. Еллык электр энергиясен куллану күләме 9 млн. кВт*сәг. тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, планлаштырылган еллык экономия 20,7 млн сум тәшкил итәчәк, 5 елда ул үз-үзен аклаячак. Бүгенге көндә яктырткычлар светодиод яктырткычларның гомуми санының 18%-ын тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте - Казанның җылылык белән тәэмин итүче иң эре оешмаларының берсе һәм башкаланы тышкы яктан яктырту мәсьәләләрен хәл итә. Компаниядә 1,3 меңнән артык кеше эшли. «Казэнерго» 135 котельныйда җылылык энергиясе җитештерә, шәһәр халкының 25%-ын җылылык белән тәэмин итә. «Казэнерго» кулланучыларының гомуми саны 3705 объект тәшкил итә. Шуларның 327-се социаль өлкә объекты: мәктәпләр, балалар бакчалары һәм 1973 күпфатирлы йорт. Җылылык энергиясен тапшыру 26 үзәк җылылык пункты һәм 658 км җылылык челтәре аша башкарыла.

Барлык яңалыклар