В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләр Казан мэры боерыгы буенча адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылган 49 нчы мәктәптә шөгыльләнә
Фото Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
Казан спортчылары коляскаларда бию буенча Россия Кубогыннан дүрт алтын медаль алып кайткан. 16–19 апрель көннәрендә Санкт-Петербургта узган ярышларда илнең 17 төбәгеннән 150 спортчы катнашкан. Казан кызлары һәм егетләре, яшь биючеләр өчен премьера дисциплиналарын да кертеп, берьюлы берничә категориядә бүләкләр яулап, турнир йолдызларына әйләнгән.
Казан спортчылары Казан мэриясенең системалы ярдәме нәтиҗәсендә зур уңышка ирешкән. Җиңүчеләрнең барысы да диярлек Казанның Яңа Савин районында урнашкан 49 нчы мәктәп базасында шөгыльләнә. 2023 елда Казан мэры Илсур Метшин боерыгы буенча нәкъ менә биредә спорт комплексы ачылган һәм җиһазландырылган. Комплекста сәламәтлеге чикле балаларны коляскаларда биергә, паралимпия фехтованиесенә, голболга һәм футболга өйрәтәләр.
Спортчыларга ярдәм итү эше инфраструктура булдыру белән генә чикләнми. Шәһәр башлыгының тәкъдиме буенча күнекмәләр һәм чыгышлар өчен махсус коляскалар сатып алынган. Моннан тыш, Казан мэриясе иганәчеләр ярдәмендә ярышларда катнашу өчен биючеләргә акча бүлеп бирә. Даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә Казанның яшь спортчылары Россия аренасында үз төбәкләрен лаеклы тәкъдим итү мөмкинлеге ала.
Рената Сафина «балалар, кызлар, гомуми программа» һәм «балалар, ирекле программа» дисциплиналарында җиңеп, ике тапкыр чемпион була. «Комби» категориясендә (ирекле программа) балалар арасында Эмиль Җамалиев (Яшел Үзән) һәм Рената Сафина парына тиңнәр табылмый. Олылар арасында Европа программасы буенча иң яхшылары булган Юрий Вишневский һәм Елена Замыслова Казан җыелма командасына тагы бер алтын медаль «бүләк итә».
Россия Кубогы чемпионнарын тренерлар Роман Краснов, Татьяна Краснова, Салих Шәйхелисламов һәм Екатерина Юдина әзерләгән.
«Планлы һәм даими күнекмәләр нәтиҗәсендә балалар сизелерлек яхшы чыгыш ясый башлады: алар безне бик җитез хәрәкәтләр белән шатландырды, һәм аларның йомгаклау нәтиҗәләре дә гадәттәгедән югарырак булды», – дип сөйләде тренер Татьяна Краснова.
49 нчы мәктәптән тыш, балалар инклюзив «Дан» спорт комплексында, «Юность» мәдәният йортында һәм 78 нче мәктәптә шөгыльләнгән.
Тренер ярдәм иткәннәре өчен Казан мэриясенә һәм шәһәр башлыгына рәхмәт белдерде. «Мэрыбыз Илсур Рәис улына чиксез рәхмәт. Ул безгә ярдәм итү, делегациябезне Санкт-Петербургка җибәрү мөмкинлеген тапты. Командабыз кечкенә түгел, һәм, әлбәттә, коммерцияле булмаган оешмаларга, үзенчәлекле балаларның әти-әниләренә әлеге эшне финанс яктан хәл итү бик кыен булды. Шуңа күрә Казан мэрына зур рәхмәт. Ул 2024 елда безгә 10 коляска сатып алырга ярдәм итте. Шуның аркасында балалар инде озак вакыт профессиональ спорт коляскаларында шөгыльләнә һәм бии», – дип сүзен йомгаклады Татьяна Краснова.