Саратовтагы турнир 200 дән артык спортчыны берләштерде, шул исәптән Олимпия уеннары призерларын да
Фото: vk.com/rus_diving
Казан спортчылары суга сикерү буенча Россия Кубогының ике көнендә дүрт медаль яулады. Саратовтагы ярышлар бөтен илдән 200 дән артык кешене берләштергән, шул исәптән Олимпия уеннары призерларын һәм Европа чемпионнарын да.
Турнир стартында өч метрлы трамплиндан сикерүдә беренче урынны Никита Шлейхер алган. Аның нәтиҗәсе – 480,6 балл. Көмеш – Евгений Кузнецовка (460,4), бронза Илья Молчановка (447,25) эләккән.
Ярышларның икенче көнендә Никита Шлейхер һәм Александр Белявцев ун метрлы вышкадан синхрон сикерүдә икенче урынны алдылар. Финалда спортчылар 412,77 балл җыйган, алтынны – Руслан Тернов һәм Александр Бондарьга (441,84) биргәннәр. Өченче урынны Аркадий Айдаров һәм Сандро Рогава (374,61) алган.
Шул ук көнне Мария Полякова ярышларның бронза призеры булды. Өч метрлы трамплиндан сикерү нәтиҗәләре буенча ул 285,6 балл җыйган. Алтынны – Елизавета Кузина (324,6), көмешне Ульяна Клюева (288,15) яулаган.
Казанда Никита Шлейхер, Александр Белявцев һәм Мария Полякова «Синтез» спорт комплексында шөгыльләнәләр.
Россия Кубогы өчен ярышлар 31 нче гыйнвардан 4 нче февральгә кадәр уза. Спортчылар шәхси, синхрон һәм катнаш сикерүләрдә ярышалар. Барлыгы 12 комплект бүләк уйнатылачак, дип хәбәр иттеләр Россия Суга сикерү федерациясендә.